💐 Кырыс ятимлектә үссәң дә син Һич сыгылып, сынып төшмәгәнсең, Яктылыкка, нурга, мәгърифәткә, Бары югарыга үрләгәнсең. Бөек Тукай, дөнья халыклары Тәрҗемәдә укый шигырең, Шаулы апрель җыя һәр барчасын, Гөлләргә күмелә каберең. Шигырьләрең бар да тәрбияви, Дога булып яңгырый сүзләре, "Кадер киче"н зурлап язылганы Бу сүрәнең кыска мизгеле. "Су анасы","Туган авыл" ыңны Ятлый идек бергә узыштан, "Шүрәле"нең кайда яшәгәнен Күрергә теләдек тумыштан. "Баскыч" шигырен укып күпме кеше Гыйбрәт ала ошбу тормышта, Дөнья әйләнештә икәнлеген Аңлату бит гадел булмышта. "Арба, чана һәм ат" шигырең дә Безгә бирә һәрчак сабакны, Эшләгән аткамы, арбагамы, Чанагамы бирә савапны?.. "Ана догасы" ның һәр юлында Аналарга бөтен ихтирам, Бала өчен ана утка керә, Балалардан кирәк игътибар. Бу дөньяда бик аз яшәсәң дә Барысын яшьли күрә белгәнсең, Тормыш авырлыгын үзең татып, Буыннарга тәрбия биргәнсең. Бөек Тукай, олпат шагыйребез, Даның барыр бик күп гасырлар, Туры сүзең, кабатланмас моңың Югарыдан мәңге яңгы