Җылы яктан кошлар кайта, Яз җиткәнен беләбез. Без аларның кайтуларын Шатланышып көтәбез. Өй тирәсенә, урманга Куябыз ояларны. Матур оялар куеп, Каршылыйбыз аларны. Пар сыерчык килеп кунды, Алар оя сайлыйлар. Ясаган ояга кунып, Матур итеп сайрыйлар. Мин шатланып карап торам, Оя каршына басып. Рәхмәт әйткәндәй сайрыйлар. Парлашып, канат кагып. Наилә Алимова, Югары Әлморза авылы. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.