Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Алькеевские вести

ДУСЛЫК КҮПЕРЕ

Туган авылымны икегә бүлеп, Горур ага Бизнә елгасы. "Калабаштан" китеп, күпме юллар узгач, Каршы ала Идел елгасы. Бизнә елгасыннан Тау башына Чыга торган күпер бар бездә. Җәяүлеләр генә түгел, ат , машина, Тракторлар да йөрде хәтта. Ике ярны тоташтырган күпер Күпме хезмәт итте халыкка. Бабайлардан калган бу күперне Хәзер булмый инде танып та. Торгызыйкчы, дуслар, бу күперне! Авылдашлар, сезгә әйтәмен. Авылдашлар гына түгел, чит кешеләр Кушылырга сезне өндимен! Мәчет белән күпер төзү эшен Бик әҗерле, диләр бабайлар. Төзелешкә керткән өлешегез Кайтсын сезгә меңләп яңадан! "Ил төкерсә - күл була"- дип Әйткәннәр бит элек- электән. "Төгәлбәйләр алар бердәм халык!" Ишетергә без бит күнеккән. Яңа күпер сафка басар, беләм, Булыр исеме "Дуслык күпере". Әҗер - савап алып изге эштән Саклыйк бергә дуслык күперен! (10 -15 ел элек авыл күпере менә шундый иде) Әнисә Фасахова, Татар Төгәлбәе | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

ДУСЛЫК КҮПЕРЕ

Туган авылымны икегә бүлеп,

Горур ага Бизнә елгасы.

"Калабаштан" китеп, күпме юллар узгач,

Каршы ала Идел елгасы.

Бизнә елгасыннан Тау башына

Чыга торган күпер бар бездә.

Җәяүлеләр генә түгел, ат , машина,

Тракторлар да йөрде хәтта.

Ике ярны тоташтырган күпер

Күпме хезмәт итте халыкка.

Бабайлардан калган бу күперне

Хәзер булмый инде танып та.

Торгызыйкчы, дуслар, бу күперне!

Авылдашлар, сезгә әйтәмен.

Авылдашлар гына түгел, чит кешеләр

Кушылырга сезне өндимен!

Мәчет белән күпер төзү эшен

Бик әҗерле, диләр бабайлар.

Төзелешкә керткән өлешегез

Кайтсын сезгә меңләп яңадан!

"Ил төкерсә - күл була"- дип

Әйткәннәр бит элек- электән.

"Төгәлбәйләр алар бердәм халык!"

Ишетергә без бит күнеккән.

Яңа күпер сафка басар, беләм,

Булыр исеме "Дуслык күпере".

Әҗер - савап алып изге эштән

Саклыйк бергә дуслык күперен!

(10 -15 ел элек авыл күпере менә шундый иде)

Әнисә Фасахова,

Татар Төгәлбәе

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.