! ❗2026 елның 13 апреленнән 31 декабренә кадәр район территориясе өстеннән пилотсыз очу аппаратлары очачак. Бу эшләр Татарстан Республикасы «Роскадастр» филиалы тарафыннан башкарыла. Төп максат - күчемсез милекнең дәүләт реестрын алып бару өчен җир кишәрлекләренең чикләрен, биналарның, корылмаларның контурларын һәм торак пунктларның чикләрен төгәлләштерү. Эшләрне башкару детальләре: - очышлар бары тик көндез генә башкарылачак . - сертификацияләнгән пилотсыз очу аппаратлары (Geoscan Gemini һәм Geoscan 201 модельләре) кулланылачак. Район өстендәге күктә очу аппаратларын күргәч, борчылмавыгызны сорыйбыз. Әлеге чаралар кадастр исәбенең сыйфатын яхшыртуга һәм безнең районның цифрлы инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Сораулар белән, Саба муниципаль районы Башкарма комитетына 2-40-92 номеры белән мөрәҗәгать итә аласыз.