«Каенкай» балалар бакчасының кече төркемендә нәкъ менә шундый шатлык һәм активлык белән тулы көн узды. Балалар өчен сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте турында әңгәмә үткәрелде. Көн чын-чынлап күңелле һәм белемле булды. Бу көнне физик күнегүләр күңелле музыка астында узды һәм балалар көне буена энергия җыйдылар. Ә «Сәламәтлек иленә сәяхәт" спорт күңел ачуы кызыклы һәм динамик рәвештә үтте. Балалар җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең файдасы турында сөйләштеләр, атрибутлары буенча спорт төрләрен чиштеләр. Аннары тизлек, җитезлек һәм тапкырлык сынаулары башланды. Балалар дәртләнеп "витаминнар" җыйдылар, микроблар белән көрәштеләр һәм күңелле генә каршылыклар полосасын уздылар. Балалар үз сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлеген аңлауларын ныгыттылар, бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф алдылар. Ә билгеле булганча, яхшы кәеф - сәламәтлек нигезе ул.