♟️Турнирда Татарстан Республикасының 23 районыннан 95 егет-кыз катнашты. 🏆Җиңүчеләр арасында 10 яшьлек Яшел Үзән егете Булат Гафиятуллин дә бар. 🌲Булатны якташыбыз дисәк тә була - яшь шахматчының әнисе Фирдания Гафиятуллина тумышы белән Саба районыннан. ♟️Булат нәни чагыннан ук шахмат белән шөгыльләнә, 4 яшьтә үк әнисен шахмат түгәрәгенә бирүен сорый. Әти-әнисе Булатның шахматка булган кызыксынуын хуплап ала. Тырышлыклар бушка үтми - Булат күпсанлы шахмат турнирлары жиңүчесе. #сабарайоны #сабинскийрайон #татмедиа #байларсабасы #богатыесабы #сабы #саба
♟️ Саба аграр көллиятендә легендар урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турниры узды
8 апреля8 апр
~1 мин