Төбәк ясалма интеллект технологияләрен кертү буенча актив үсеш күрсәтә: 2025 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан илдә 16нчы урынны били. 2030 елга максат — Русиянең алдынгы 10 төбәге арасына керү. Хәзерге вакытта республика вузлары ел саен 1500дән артык белгеч әзерли. 2023 елдан башлап 38 ИИ технологиясе булдырылган, шуларның 20се инде сәнәгатьтә, медицинада, авыл хуҗалыгында һәм социаль өлкәдә кулланыла. Яңа төбәк үзәге фәнни һәм белем бирү потенциалын берләштерәчәк, бизнес һәм дәүләт өчен «бер тәрәзә» принцибы буенча эшләячәк. Ул Евразия фәнни-белем бирү үзәгенә керүче университетларны һәм фәнни оешмаларны берләштерәчәк. Үзәк сәнәгать, телемедицина, агросәнәгать комплексы һәм киберхәвефсезлек өлкәләрендә санлы трансформацияне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Проект агымдагы елда старт алачак һәм Башкортстанның технологик лидерлыгын ныгытуга юнәлтелгән. Фото: pravitelstvorb.ru