Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ял итүчеләргә — рухи күчтәнәч

Шафран шифаханәсендә савыктыру программасыннан тыш, клубта кинофильмнар күрсәтү, концертлар, башка мәдәни чаралар еш оештырыла. Күптән түгел биредә икътисад фәннәре кандидаты, журналист, шагыйрә Нурия Вәлиәхмәтованың иҗатына багышланган кичә үтте. Тормышны яратып, эшләп туя белмәгән кеше, диләр андыйлар хакында. Ул — алтмышлап китап авторы.
Заманында “Вечерняя Уфа” гәзитендә “Женщина, у которой всё получается” дип аталган мәкалә чыгуы моңа ачык дәлилдер. Аның кайбер басмалары китап күргәзмәсендә урын алган иде. Нурия Закир кызы кыскача үзенең тормыш юлына тукталды. Баксаң, ул Татарстанның Баулы районында туган икән. Соңрак гаилә Туймазы шәһәренә күченә. Биредә мәктәптә укыганда ук Нурия физика, математика фәннәре буенча олимпиадаларда, шахмат бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Еллар үткәч, зирәк кыз Мәскәүдә Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлый. Төрле дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя. Аның фәнни эшләре Русия һәм чит ил галимнәре арасында танылу таба. Тик тормыш юлы гын
Оглавление
    Ял итүчеләргә — рухи күчтәнәч
Ял итүчеләргә — рухи күчтәнәч

Ял итүчеләргә — рухи күчтәнәч

Шафран шифаханәсендә ихлас очрашу үтте.

Шафран шифаханәсендә савыктыру программасыннан тыш, клубта кинофильмнар күрсәтү, концертлар, башка мәдәни чаралар еш оештырыла. Күптән түгел биредә икътисад фәннәре кандидаты, журналист, шагыйрә Нурия Вәлиәхмәтованың иҗатына багышланган кичә үтте. Тормышны яратып, эшләп туя белмәгән кеше, диләр андыйлар хакында. Ул — алтмышлап китап авторы.

Заманында “Вечерняя Уфа” гәзитендә “Женщина, у которой всё получается” дип аталган мәкалә чыгуы моңа ачык дәлилдер.

Аның кайбер басмалары китап күргәзмәсендә урын алган иде. Нурия Закир кызы кыскача үзенең тормыш юлына тукталды. Баксаң, ул Татарстанның Баулы районында туган икән. Соңрак гаилә Туймазы шәһәренә күченә. Биредә мәктәптә укыганда ук Нурия физика, математика фәннәре буенча олимпиадаларда, шахмат бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Еллар үткәч, зирәк кыз Мәскәүдә Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлый. Төрле дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя. Аның фәнни эшләре Русия һәм чит ил галимнәре арасында танылу таба. Тик тормыш юлы гына катлаулы була. Ни үкенеч, гомер юлдашы Нурияны 4 кыз белән язмыш кочагына калдырып китә. Әмма ул сынмый, сыгылмый. Балаларына лаеклы тәрбия бирә. Һәммәсе вуз тәмамлап, тормышта үз урыннарын таба. Оныклары да хәлен белеп тора.

Нурия Закир кызы зарланырга да, кул кушырып утырырга да яратмый. Киресенчә, актив эшчәнлек алып бара, башкарган эшләрен санап бетерерлек түгел. Хәйретдин Мөҗәй исемендәге “Илһам” төбәкара әдәби берләшмә җитәкчесе, Интернациональ язучылар берлеге әгъзасы, юрист, музей директоры һәм башка өлкәләрдә дә актив эшчәнлек күрсәтә ул. Билгеле, максатчан кешенең һәр минуты исәптә. Шулай булмаса, шоферлар, компьютерлар курсларын да тәмамлый алмас иде. Фәнни эшләрен, мәкаләләрен, шигырьләрен үзе баса.

Шигырь, дигәннән, аның иҗатында төп урынны туган як темасы били. Бигрәк тә “Акбашыма кайтып киләм әле”, “Газиз авылым Акбашым”, “Хушлашасы килми” һәм патриотизм белән сугарылган башка шигырьләре кичәгә җыелучыларның күңеленә хуш килде. Шунда ук аның шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады. Кичә барышында Нурия Закир кызына сораулар да бирделәр. Әлбәттә, ул һәммәсенә ихлас җавап бирде. Ял итүчеләр дә, кичәгә бер бизәк өстәп, бигрәк тә матбугат ветераны Фуат Мусин, гармун күрекләрен сузып, авыл көйләрен уйнады һәм җырлады. Шулай ук журналистика ветераны Әнвәр Сөләйманов та, җыелучыларга үзенең җыр-моңнарын өләшеп, берничә шигырен укып, чараның төп сәбәпчесенә үзенең китабын бүләк итте. Биючеләр дә читтә калмады, сәхнәне дер селкетте. Күңелдә бу очрашудан җылы хисләр, матур хатирәләр уелып калды.

Әмир Сәлимов.