Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Азнакаево Онлайн

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Язгы чакырылыш кысаларында илнең барлык төбәкләрендә хәрби комиссариатлар эшли башлады. Яңа законнар буенча, чакырылыш алдыннан гражданнар медицина тикшерүен үтә һәм хәрби хезмәткә яраклылык категориясе билгеләнә. Чара 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. “Быел Азнакай районыннан 60 тан артык ир-егет хәрби хезмәткә чакырулы. Электрон чакыру кәгазьләре рәсми рәвештә традицион кәгазьләр белән тиңләштерелде. Чакырылыштан качу очрагында катгыйрак административ һәм җинаять җаваплылыгы да кертелде. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Егетләребез Ватан алдында бурычларын үтәүгә җитди карыйлар, чын ирләрчә карар кабул иткәннәр”,– ди Азнакай шәһәр комиссары Руфат Гайнетдинов.

Язгы чакырылыш кысаларында илнең барлык төбәкләрендә хәрби комиссариатлар эшли башлады. Яңа законнар буенча, чакырылыш алдыннан гражданнар медицина тикшерүен үтә һәм хәрби хезмәткә яраклылык категориясе билгеләнә. Чара 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

“Быел Азнакай районыннан 60 тан артык ир-егет хәрби хезмәткә чакырулы. Электрон чакыру кәгазьләре рәсми рәвештә традицион кәгазьләр белән тиңләштерелде. Чакырылыштан качу очрагында катгыйрак административ һәм җинаять җаваплылыгы да кертелде. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Егетләребез Ватан алдында бурычларын үтәүгә җитди карыйлар, чын ирләрчә карар кабул иткәннәр”,– ди Азнакай шәһәр комиссары Руфат Гайнетдинов.