Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бәхет нигезе — хезмәттә

Автор фотосы.– Адәм баласының язмышы бәхетле яисә бәхетсез сукмакка борылуы аның теге яки бу мәлдә кабул кылган карарларына бәйле, диләр. Яшьлегегез таңында тормышыгызны “кара алтын” белән бәйләргә ниятләвегез дөрес юнәлеш булган, шулаймы?
– Әйе, яшәлгән еллар биеклегеннән бу карарның иң дөресе булуын таныйм. Катлаулы тормыш юлларында югалып калмавым, кояш астында үз урынымны табуым өчен иң зур рәхмәтем мәрхүмә әнием Мәрьям Шәйхаттар кызына. Ул мине ялгызы тәрбияләп үстерде. Әтиемне Груздевка авылы янындагы пристаньнан сугышка озатып калганда миңа нибары өч ай булган.
Тамырларым белән Илеш районының Ябалак авылыннанмын. 1941 елның 22 декабрендә әтиемнең батырларча һәлак булуы турындагы “кара кәгазь” алган әнием башкача кияүгә чыкмады, ул барлык гомерен, бөтен назын, игътибарын миңа, бердәнбер бәгырь җимешенә юнәлтте. Авылда аны яшь чагында – “Чибәр апа” дип, олыгайгач, “Ак әби” дип йөрттеләр. Ул ачык йөзле, ярдәмчел, намуслы, эшчән ханым иде.
“Кара алтын” табу тармагы
Оглавление
    Бәхет нигезе — хезмәттә
Бәхет нигезе — хезмәттә

Бәхет нигезе — хезмәттә

Исемнәре Башкортстан нефте тарихы белән аерылгысыз шәхесләр бар. Алар үзләренең игелекле хезмәте белән республикабыз үсешенә зур өлеш кертте. Өч дистә елдан артык “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсен җитәкләгән, фидакарь эшчәнлеге өчен Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы орденнары, күпсанлы тармак бүләкләре һәм “Дүртөйле районының шәрәфле шәхесе” исеме белән бүләкләнгән, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның өч чакырылыш депутаты итеп сайланган, “БАССРның атказанган нефтьчесе”, “Русия Федерациясе ягулык һәм энергетика комплексының мактаулы нефтьчесе”, “Русия Федерациясенең нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре” Флүр Хәтмуллин – нәкъ менә шундыйлар кавеменнән. Зур сәнәгать предприятиесе аның зирәклеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә илебездә иң куәтле идарәләрнең берсенә әверелде. Күптән түгел Флүр Хәким улы күркәм юбилеен – 85 яшен билгеләде. Шушы уңайдан аның белән әңгәмә оештырдык.

Автор фотосы.– Адәм баласының язмышы бәхетле яисә бәхетсез сукмакка борылуы аның теге яки бу мәлдә кабул кылган карарларына бәйле, диләр. Яшьлегегез таңында тормышыгызны “кара алтын” белән бәйләргә ниятләвегез дөрес юнәлеш булган, шулаймы?
– Әйе, яшәлгән еллар биеклегеннән бу карарның иң дөресе булуын таныйм. Катлаулы тормыш юлларында югалып калмавым, кояш астында үз урынымны табуым өчен иң зур рәхмәтем мәрхүмә әнием Мәрьям Шәйхаттар кызына. Ул мине ялгызы тәрбияләп үстерде. Әтиемне Груздевка авылы янындагы пристаньнан сугышка озатып калганда миңа нибары өч ай булган.
Тамырларым белән Илеш районының Ябалак авылыннанмын. 1941 елның 22 декабрендә әтиемнең батырларча һәлак булуы турындагы “кара кәгазь” алган әнием башкача кияүгә чыкмады, ул барлык гомерен, бөтен назын, игътибарын миңа, бердәнбер бәгырь җимешенә юнәлтте. Авылда аны яшь чагында – “Чибәр апа” дип, олыгайгач, “Ак әби” дип йөрттеләр. Ул ачык йөзле, ярдәмчел, намуслы, эшчән ханым иде.
“Кара алтын” табу тармагына килгәнче авылда эшләдем әле мин. Мәктәптә укыганда ук колхозда хезмәт сала башладым. Биографиямдә шундый кызыклы факт та бар: җәй көне, уттай эш мәлендә, мәктәпкә аттестат алырга чакырдылар, мин барып тормадым, чөнки бу тантана бер дә әһәмиятле чара булып тоелмады. Ә менә урак чоры тәмамланып, колхоз акча түләмәгәч, болай яшисе килмәвен аңладым, ничек итсәм иттем, аттестатны юнәтеп алдым.
Сыйныфташым белән Уфага укырга керергә дип киттек. Черниковкада сантехниклар әзерли торган училищега документларыбызны бирергә уйладык. Әмма кабул итү комиссиясендә утырган бер җитди апа, аттестатларыбызны карагач: “Сезгә институтка барырга кирәк, билгеләрегез яхшы бит, йөрмәгез монда”, – дип, киңәш биреп чыгарды. Әмма бу вакытта институтларда инде имтиханнар тәмамланып, укулар башланган иде, шуңа без, киләсе елга ниятләрбез инде дип, нинди дә булса эшкә урнашырга карар иттек. Шул рәвешле Сибайның “Башмедстрой” предприятиесе төзелешендә эшләп алдык. Ярты елдан соң, ярыйсы гына акча юнәтеп, Ябалакка кайттык. Тагын колхозга эшкә чакырдылар, ат бирделәр.
Әйбәт кенә эшләп йөрим шулай. Бригадир мине урман кисәргә җибәрмәкче, әни моны белеп калды да, кискен каршы төште. Нәкъ менә аның киңәше белән Актаныштагы геофизика предприятиесенә эшкә киттем. Каравылда тордым, аннары Арлан яткылыкларының Южарлан мәйданына керә торган юлларны төзүче предприятиедә балта остасы булып эшләдем. Ә җәй көне документларымны Уфа нефть институтына бирдем. Яшерен-батырын түгел, бу уку йортын сайлавымның төп сәбәбе биредә иң югары стипендия түләүләре булды, әнигә дә ярдәм итәсем килде.
– Авыл баласына шәһәргә өйрәнеп китү кыен булмадымы соң?
– Юк, әллә ни авырлык сизмәдем. Моның өчен, әлбәттә, укытучыларыма рәхмәт. Мин бит җиденче сыйныфка кадәр – туган авылым Ябалакта, ә аннары Андреевка дигән урыс авылында укыдым. Анда Бөек Ватан сугышы чорында блокадалы Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән укытучылар эшли иде. Бик яхшы укытты алар безне. Бернинди авырлыксыз имтиханнар биреп, институтка керә алуымда, анда яхшы укуымда да аларның өлеше бәяләп бетергесез. Студент чакта көндез укыдык, кичләрен эшләдек. Мин, мисал өчен, төннәрен химзаводта вагоннар бушаттым. Ул химикатларның исен эш киемнәреннән берничек тә бетерерлек түгел иде, шуңа аларны тулай торакка кергәнче алмаштырып, подвалына төшереп яшереп куя идем.
– Дипломлы нефтьче буларак, хезмәт юлыгызны кайда башладыгыз?
– 1964 елда Дүртөйле районының Семилетка авылында скважиналарны җир асты ремонтлау цехы мастеры вазыйфасына тәгаенләндем. Ике айдан соң нефть һәм газ чыгару мастеры, аннары шул ук елда участок җитәкчесе итеп үрләттеләр. Ә 1975 елда “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе дилбегәсен ышанып тапшырдылар.
– Ул вакытта Сезгә нибары 34 яшь булган...
– Әйе. Моңа кадәр ярыйсы гына хезмәт тәҗрибәсе туплап өлгергән идем инде. Гомумән, тормыш юлымда яхшы күңелле кешеләр күп очрады, остаз хезмәттәшләрем зур ярдәм күрсәтте, акыллы киңәшләрен бирде. Уңдым мин алардан. 24 яшьлек чагымда, ул вакытта әле “Чакмагышнефть”тә ике ел да эшләп өлгермәгән идем, мине СССР Нефть сәнәгате министрлыгының Мәскәүдә үткән зур җыелышына җибәрделәр. Бу аның тарихында илнең “кара алтын” табу өлкәсендә эшләүче иң зур предприятиеләре җитәкчеләрен чакырган беренче чара булды. Һәм шунда мине дә делегат итеп алып бардылар! Бу чарада катнашуым бик фәһемле булды. Делегатларның тәнәфес вакытларында кабинетлар буйлап йөрүен, промыселлары, идарәләре ихтыяҗларына кирәк булган җиһазларны юллавын күрдем, бер сүз белән әйткәндә, министрлыкның ишекләре кайсы якка ачылуын белеп кайттым. Арытаба миңа да, “Чакмагышнефть”не җитәкләгәч, ул кабинетлар буйлап күп йөрергә туры килде, үзебезнең идарә өчен генә түгел, район өчен дә төрле финанс чыганаклары юлладым.
– 30 ел зур сәнәгать предприятиесен җитәкләгән чорда башкарган эшләрегез арасында кайсылары белән аеруча горурланасыз?
– Безнең идарә илдә иң алдынгылар исәбендә булды. Без беренчеләрдән булып 600дән артык скважинаны бердәм системага тоташтырдык. Эш нәтиҗәләрен яхшырту максатында комплекслы бригадалар булдырдык. Аның әгъзалары күптөрле һөнәрләргә укытылып, бер-берсен алмаштыра ала. Әлеге башлангычның бик уңышлы булуын күреп, тора-бара башка идарәләр дә файдалануга алды.
Хезмәткәрләрнең эш шартларын даими яхшырту, барлык җитештерү процессларын автоматлаштыруыбызны күпләргә үрнәк итеп куйдылар, “Чакмагышнефть” базасында тәҗрибә уртаклашу семинарлары еш узды. Тәҗрибә алмашу программалары буенча Советлар Союзының барлык почмакларыннан гына түгел, хәтта Кытайдан, Кубадан, Һиндстаннан делегацияләр килә иде. Рационализаторларга бездә һәрчак яшел ут булды.
Дүртөйлене без, нефтьчеләр, төзедек. Мин бит баракта яшәүнең ни икәнен беләм: диплом алып кайтып эшли башлагач, барактан бер бүлмә бирделәр. Анда авылдан әнине дә алып килдем. Өйләнгәч, кәләшем Ләләне дә шул барак бүлмәсенә алып кайттым әле мин. Озын сүзнең кыскасы шул: идарә җитәкчесе камытын кигәч тә күпкатлы йортлар салу эшенә җитди игътибар бүлдем. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә Дүртөйледә берничә урам үсеп чыкты, халык бараклардан уңайлы, заманча фатирларга күчте, мәктәпләр, балалар бакчалары, “Чайка” пионер лагере, “Агыйдел” санаторий-профилакториен, башка социаль-мәдәни объектларны төзедек. Нәрсә белән горурланасыз дигән сорауга нәтиҗә ясап, болай дип җавап бирәсем килә: туган ягыма, кешеләргә файда китерә алуым белән.
– Шәхси тормышыгыз турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
– Быел тормыш юлдашым Ләлә Мөхәммәтша кызы белән гаилә коруыбызга 60 ел тула! Яхшы гомер иттек, ике ул үстердек. Хатынымнан уңдым. Уңышка ирешкән һәр ир-егет артында акыллы хатын-кыз тора, диләр бит. Хак сүзләр. Минем тылымда шундый ике зирәк ханым булды: берсе – әнием, икенчесе – хәләл җефетем. Алар авыр минутларда һәрчак ышанычлы терәгем булды. Әнием кырык ел безнең белән бер түбә астында гомер кичерде, балаларыбызны тәрбияләште, дөньябызның кояшы булып яшәде.
Лаеклы ялга чыккач, Бөек Ватан сугышының беренче елында ук Мәскәү янында барган канлы бәрелешләрдә батырларча һәлак булган әтиемнең каберен эзләп таптым, анда туган авылымнан бер уч туфрак алып барып салдык. Хәзер ел саен Бөек Җиңү көне тирәсендә гаиләбез белән әтием җирләнгән туганнар каберлегенә зиярәт кылабыз.
– Бүген нинди хәстәрләр белән яшисез?
– 2005 елдан лаеклы ялдамын. Тик бер дә кул кушырып утырасы килми бит. Фермер хуҗалыгы оештырып, күп кенә еллар ашлык үстерү белән шөгыльләндем. Хәзер инде, олыгая төшкәч, игенчелектән киттем. Умартачылык белән шөгыльләнәм, кырык башлап умартам бар, туган авылым Ябалакта зур алма бакчасын тәрбиялим. Шәхси йортым янындагы 15 сутый участокта да бик яратып казынам. Чама хисен белеп эшләсәң, хезмәт кәефне күтәрә, сәламәтлеккә дә яхшы йогынты ясый.
Нефтьчеләр – элекке хезмәттәшләрем һәм идарәнең бүгенге коллективы белән тыгыз элемтәдә яшим, төрле чараларда катнашам.
– Фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт! Матур гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.