Чит илләргә чыгып качучылар! Ничек бара сезнең тормышлар? Елмайдымы соң сезгә зур бәхетләр? Үзгәрдеме сезнең язмышлар?! Әрнемиме сезнең йөрәк уйлаганда- Туган илнең иркен кырларын? Сандугачлы ямьле иртәләрен, Борма-борма чишмә юлларын?! Җиңел юлны эзләп, адашканнар! Ничек итеп сезне атарга? Артка юллар булмас, киртә булыр! Уйласагыз да кире кайтырга! Туган илдә илдәшләрем белән Язны каршылыйбыз шатланып. Кыр казлары оча һаваларда Кояш чыга иртән алланып. Әйе, нинди матур, зур хозурлык! Аккош кайта туган иленә. Тургай җилпи нәни канатларын Җырын суза туган җиренә. Бергәләшеп яшәү нинди бәхет! Кызыкмагыз башка илләргә! Илен саткан кеше бәхет тапмас! Дус тапса да башка җирләрдә! Рәфидә Гатина. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.