Илеш халкы илем диеп яна!
Район волонтерлар штабы гына да якташ яугирләребезгә 39 гуманитар конвой оештыруда катнашты
Тәүдә коронавирус эпидемиясенә бәйле, аннары 2022 елның февралендә СВО башлангач, халык теленә яңа сүзләр, атамалар килеп керде. Шуларның берсе – волонтерлык эше. Волонтерлар турында ишеткәнебез, хәтта аларны күргәнебез булса да, төпле мәгълүматны күпләр белмәгәндер. Кемнәр соң алар? “Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дигән мәгънәне бирә. Сүз дә юк, илебездә бу хәрәкәт бик күптәннән яшәп килде.
Русия Президенты Владимир Путин волонтерлар белән очрашуында билгеләгәнчә, бүген Русиядә бу хәрәкәт 21 миллион кешене, ягъни бар халыкның 15 проценттан артыгын берләштерә. “Мондый кешеләр – безнең төп байлыгыбыз, илебезнең ныклы терәге. Алар үзләренең яшәү рәвеше, изге эшләре белән халыкта бердәмлек һәм ышаныч тудыра. Үз-үзен аямый, вакытын кызганмый тырышкан бу эшчәннәргә карап күңелләрдә халык өчен, Русия дәүләте өчен чын-чынлап горурлык уяна”, – диде Владимир Путин ил волонтерлары белән очрашуда. Төрле давыл, җир тетрәү, зур янгын, су басу кебек табигать казаларында бу ирекле ярдәмчеләрнең изге эшләрен төрле тапшырулардан күреп торсак та, бу эш безгә бик кагылмый иде. Бүген исә хәлләр бөтенләй башка. “Волонтер” яки “ирекле ярдәмче” дигән төшенчә СВО барышында республиканың иң төпкел авылларына да барып иреште. Алай гына да түгел, үзенең тылсымлы көче белән бу ирекле хәрәкәт өйдә яткан авыл әбиләрен, апаларны, кызларны, егетләрне ду китереп, үз эченә бөтереп алып керде. Волонтерлык хәрәкәте республикабызның һәр районында, авылында, социаль учреждениеләрдә, клуб-китапханәләрдә, мәктәпләрдә үсеш алды.
Илеш районында да волонтерлар гаять колачлы эшчәнлек алып бара. Биредә, әлбәттә, аларның Җиңүне якынайтучы бердәм зур көч булып туплануында район хакимиятенең, шәхсән хакимият башлыгы Илдар Мостафинның да мөһим ролен билгеләп үтәргә кирәк. Волонтерларның һәр башлангычы хакимият тарафыннан яклау һәм хуплау таба, шуңа да аларның сафлары да, башкарган мөһим эшләре дә артканнан-арта бара. Меңләгән изге күңелле кешеләр йөрәк кушуы буенча бик күп кешеләргә ярдәм кулы суза, бик күп яхшылыклар эшли. Алар бу эштән үзләренә канәгатьләнү ала, игелек кыла, җәмгыять каршында изге бурычын үти.
Һәрбер башлангычның әйдәүчесе булган кебек, волонтерлар хәрәкәтен дә оештыручылар бар. Гадәттә, алар үз эшенә бирелгән, шушы ирекле ярдәм итү идеалларына үз-үзен тулысынча багышлаган кешеләр була. Илеш районында да шушы эшне башлап йөрүчеләр бар. Шундый энтузиастларның берсе – ветеран-укытучы Илдар Хөснуллин. Ул Илеш районында туып үскән. Балачактан спорт белән дус була. Укуда да, спортта да алдынгылыкны бирмәгән Илдар ир-егет булып җиткәч тә спортны ташламый. Спортта чыныгу алган егеткә Тын океан флотында өч ел дәвамында хәрби бурычын үтәп кайту да һич авыр тоелмый. Мәктәптә кырык ел башлангыч хәрби әзерлек (НВП, ОБЖ) дәресләре алып бара, физкультурадан белем-күнекмәләр бирә. Үзе чаңгыда йөрү буенча спорт мастерлыгына кандидат булган Илдар Җәүдәт улы гер спорты буенча тренер буларак та уңышка ирешә. Аның кул астында тәрбияләнгән укучысы спорт мастеры дәрәҗәсен ала. Илеш районы волонтерларын берләштергән штаб җитәкчесе бүген дә тынгысыз тормыш белән яши. Ул отставкадагы хәрби-диңгез офицерлары оешмасы җитәкчесе буларак та күп эш башкара. Районның Хәрби туганлык оешмасы әгъзасы да ул. Төрле хәрби-патриотик уңышлары өчен күкрәген бизәгән күпсанлы медальләр арасында волонтерлык өчен бирелгәннәре дә бар. Илдар Җәүдәт улы республикада беренчеләрдән булып районның Кужбахты авылында СВОга багышланган музей ачуга да күп көч салды.
Илеш районының волонтерлар штабы якташларыбыз хезмәт иткән СВО зонасына бүгенге көнгә барлыгы 39 гуманитар конвой оештырып җибәрүдә катнашкан. Шул исәптән 46 автомобиль, 4 мунча, 5 мотоцикл, 52 данә бензин-электр генераторы, 7 “Курган” автоприцебы, 37 бензин пычкысы, 113 кубометр агач һәм такта, 204 данә ОСБ тактасы. Илеш районы волонтерлары оешмасының бу максатлы ярдәме СВОда булган якташ солдатларыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, аларның гомерен саклап калуга, җиңүне якынайтуга зур ярдәм булып тора. Газиз туган якларыннан килгән гуманитар конвойны Башкортстан яугирләре шатланып каршы ала.
– Сезне күреп, туган ягыбызның ярдәмен тоеп торгач, сагынулар да басылып китә. Тылыбыз шулай ныклы икән, җиңү бездә булачак, – ди солдатларыбыз. Бу оптимистик рухтагы сүзләргә бары тик “Афәрин, егетләр”, диясе генә кала.
– Яу яланында йөргән якташларыбыз белән һәрвакыт аралашып торабыз һәм гуманитар ярдәмне мотлак аларның теләк-ихтыяҗларын исәпкә алып оештырырга тырышабыз, – ди Илдар Җәүдәт улы. 8400 шешә минераль су, 5 мең данәдән артык окоп шәмнәре, бер тоннадан артык бал, 32 төргәк изолон, 20 төргәк пленка, 103 данә рюкзак, 17 данә тактик эвакуация арбасы, 90га якын тактик носилка, 307 маскировка челтәре, 67 мич-буржуйка, 23 эретеп ябыштыру аппараты, тимер профиль, техник чаралардан 30га якын рация, 4 данә РЭБ, 4 квадрокоптер, антидрон прицеллары һәм тепловизорлар – барысы да яугирләребезнең теләген исәпкә алып җибәрелде, – дип, эчке бер горурлык белән сөйли Илдар Җәүдәт улы.
Якташ яугирләргә күрсәткән ярдәмнән тыш, Илеш районы волонтерлары Луганск Халык Республикасында урнашкан Красный Луч шәһәрендәге госпитальгә дә ярдәм кулы суза. Ике инвалид коляскасы, 27 данә матрас, 500гә якын урын-җир кирәк-яраклары җыелмасы, меңнән артык халатлар, 30 килограммнан артык бал – шундыйлардан. Волонтерлар штабының эшен оештыруда Илдар Хөснуллинның уң кулы булган Әлфинә Никифорованы да телгә алмый мөмкин түгел. Шушы изге эшкә бар булмышы белән бирелгән Әлфинә – яраткан өч кызының, оныгының иң кадерле кешесе дә. Ул югары бүләккә – “СВОга ярдәм иткән өчен” медаленә лаек булган. “Ил төкерсә, күл булыр” дигән халык мәкалендәгечә, СВОга багышланган шушы изге хәйрия эшләрен районда яшәгән гади халык ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый, әлбәттә.
– Изге күңелле кешеләр бик күп һәм аларның барысының да исем-шәрифләрен атау мөмкин дә түгел. Шулай да берничә кешене атап үтсәм, башкалар гаепләмәс дип уйлыйм, – ди Илдар Җәүдәт улы. Аның сүзләренә караганда, “Гуманитар конвой өчен” медале белән бүләкләнгән Денис Шәмсиев нәкъ шундый – Ватан өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Шулай ук шәхси эшкуарлар Рәсүл Ялалов (“Универсаль” сәүдә ноктасы), Марат Миргарипов (“Илишстроймаркет”), Мөдәрис Шәрипов, Финат Харисов, Булат Гарипов, Динар Бәхтизин, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтә.
Илеш районының ирекле ярдәмчеләр штабы авыллар белән дә тыгыз элемтә булдырган. Штаб җитәкчесе бик күп авыл волонтерларының да шушы изге эштә фидакарьлек күрсәтүен билгеләп үтте. Мәсәлән, Сүлте авылында волонтерлык хәрәкәте 2024 елда оештырылган.
Авылның почта хезмәткәре Фәнзилә Гаязова СВОдагы абыйсы Фәнилгә кирәк-ярак туплап посылка җибәрергә уйлый. Моның өчен алар тормыш иптәше Зәбир белән әзерләгән әйберләрен үз машиналарына төяп, күрше Татарстанның Мөслим районы Мәллә-Тамак авылына юлланалар. Чөнки Фәнзиләнең бертуган абыйсы СВОга Мөслимнән киткән була.
– Менә шунда волонтерларның ничек эшләгәнен күреп, исем-акылым китте, – ди Фәнзилә Фәрит кызы.
Урындагы китапханә мөдире Людмила Игошева һәм “Егет без” дигән легендар җырның авторы, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев ярдәме белән авылда волонтерлык хәрәкәтен җәелдерү буенча ныклы тәҗрибә туплап кайта ул. Якын дусты Наилә Сөгать кызына үзенең күңел серен чишә. Наиләнең туганы да СВО яугире. Алар икәүләшеп Сүлте авылында волонтерлар төркеме төзүгә керешәләр. Баштагы мәлдә СВО сугышчыларына шифалы үләннәр кушып әзерләнгән чәй пакетлары ясау белән шөгыльләнүче төркемгә “Чай для СВОих” дигән исем бирелә. Бүгенге көндә бу төркем үзенең актив эшчәнлеге белән районда билгелелек яулады. Егермеләп кешене берләштергән төркемнең оештыручылары Фәнзилә Фәрит кызы Һәм Наилә Сөгать кызы үз эшчәнлекләре өчен Илеш районы хакимиятенең Мактау кәгазенә лаек булдылар. Әкренләп сохари киптерү, окоп шәмнәре ясауны үзләштерәләр. Район волонтерлар штабы үтенече белән коры душлар эшли башлыйлар. Авылдан киткән яугирләр соравы буенча 100 килограмм кадак җыеп тапшыралар, илле бер окоп шәме ясыйлар. 2025 елда гына төркем тарафыннан 11320 чәй пакеты, 1300 коры душ әзерләнгән, 6 килограмм сохари әзерләп тапшырылган. Маскировка челтәре үрүне 2025 елның ноябрендә башлыйлар. Бу эш өчен авыл хакимияте җылы бинадан урын бирә. Хакимият хезмәткәре Ильяс Фәхруллин челтәр үрү станогын ясый. Бүгенге көнгә яугирләргә 15 данә челтәр озатылган. Маскировка челтәре үрүчеләрдән Рима Газизова, Вәзирә Ганиева, Гөлчәчәк Латыйпова, Лариса Сабированы билгеләп үрергә мөмкин. Төркемнең иң өлкән әгъзасы Әнүзә Гәрәевага 78 яшь булса, бер көн калдырмый нәнәсенә ияреп челтәр үрергә йөргән иң кечесе Ясминәгә – 4 яшь.
– Билгеләнгән вакытка 20гә якын кеше тиешле урынга җыелабыз. Күбебез пенсия яшендә, әмма арабызда яшьләр дә бар. Дүрт-биш сәгать вакытыбызны шунда үткәрәбез. Маскировка челтәре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, азык-төлек пакетлары формалаштыруда катнашабыз, кыскасы, гуманитар ярдәм җыюга барлык тырышлыгыбызны салабыз. Без үргән челтәрләр, гуманитар ярдәм яугирләребезгә хәрби бурычларын үтәргә һәм исән-имин калырга ярдәм итәр, дип чын күңелдән ышанабыз. Арабызда бик күпләребезнең гаилә әгъзалары сугышта катнаша. Геройларыбызның җиңү белән кайтуын көтеп калабыз, – ди ирекле ярдәмчеләребез.
Бервакыт фронтның үтә дә хәвефле урынында якташлардан берүзе булган Сүлте авылы яугиреннән җитди үтенеч килеп төшә. “Тиз арада аның соравы буенча 64 мең сумлык максатлы ярдәм әзерләдек”, – ди Фәнзилә Фәрит кызы.
– Хәвефле булу сәбәпле гуманитар конвой ул хезмәт иткән урынга барып җитә алмый, – дип, бу максатлы ярдәмне алып китүне кичектереп торыйк, диделәр. Төрле җиргә шалтырата торгач, Татарстанның Ютазы районында эшләп килгән “Лучи добра” фонды директоры Роза Шәйхелгалиева белән бәйләнешкә кердек. “Тиз арада китереп җиткерегез, нәкъ шул юнәлешкә гуманитар конвой белән юлга чыгабыз”, – дигән сүзләрне ишетүгә, бөтен эшебезне ташлап, әзерләнгән ярдәмне машинага төяп, юлга чыктык, – ди кызлар. Нәтиҗәдә, бензин пычкысы һәм генераторы, катлаулы ачкычлар җыелмасы, медицина препаратлары, дүрт маскировка челтәре тиешле вакытка авылдашыбызга барып иреште. “Бу хәбәрне ишеткәч, өемә кайтып үксеп-үксеп еладым, шатлык яшьләре идеме, әллә артык көчергәнештән бушану булдымы – үзем дә аңламадым”, – ди Фәнзилә. Ирекле ярдәмгә авыл халкын җәлеп итүгә дә күп көч сала кызлар. Узган елда гына 168 мең сумнан артык акчалата ярдәм җыелган. Чәй әзерләү өчен 27 килограммнан артык киптерелгән үлән тупланган. Ә Фәнзилә Фәрит кызы үзе 46 консервланган банкада продукция әзерләгән. “Әгәр дә безне аңлаган җәмәгатем Зәбир булмаса, бу эшләрне башкарып булмас иде”, – ди ул. Наилә Сөнгать кызы да Зәбир абый – төп терәгебез дип, Фәнзиләнең сүзләренә куәт өсти. Әйе, Зәбир Әмир улы, урындагы авыл хуҗалыгы предприятиесендә башкарган төп хезмәтеннән тыш, Сүлте волонтерларының уң кулы да. Үзенең “Нива” машинасы белән аларны кая кирәк булса, шунда алып бара. Гуманитар конвойны әзерләүдә актив катнаша. Нинди генә ерак аралар үтәргә туры килмәсен, һич авырсынмыйча, машинасына ягулыкны да үз кесәсеннән сала.
Сүз дә юк, илебездә барган СВО безнең халыкның иң актив, иң тырыш, иң изгелекле өлешен бер йодрыкка туплады. Шушы тупланышта булган яугирләребез дә, волонтерлык хәрәкәтендә катнашкан әби-апаларыбыз, кызларыбыз да бүген бер максатка хезмәт итә. Илебез нацизмга, экстремистлыкка каршы изге көрәштә җиңеп чыксын, халкыбыз тормышына иминлек кайтсын өчен тырыша алар. Мондый халыкны җиңү мөмкин түгел. Моны без үзебез дә беләбез, һәм шул ук вакытта көнбатыш илләре дә яхшы аңлый. Чөнки илебезнең, халкыбызның данлы үткәне моны күп тапкырлар раслады.
Мөнәвис Низаметдинов,
Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы.