Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Авыл читендәге йорт

Авыл читендә каеннар арасыннан чак-чак кына күренеп торган бу йортны күпләр инде оныткан. Кем өчендер ул күптән буш, кирәксез, авария хәлендәге корылма гына, ә кем өчендер – аңа бөтен гомер сыйган. Йортка сузылган сукмак буйлап еллар буе бер кеше генә йөри, ул да булса – Мостафа абый.
Бабайга инде сиксән биш. Ул авылда туып-үскән, шунда ук гомер иткән. Яшь чагында колхозда эшләгән, соңрак – фермада. Мостафа абыйның кулыннан килмәгән эш тә юктыр. Авылдашлары да һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә иде. Ә ул берсүзсез булыша. Йорт, дигәндә, ул вакытта йорт салу да – бер кеше ерып чыгарлык эш булмаган, шуңа күрә бу күршеләр, хәтта авылдашларның уртак эше булган. Күршеләре, әлбәттә, Мос­тафа абыйга ярдәм итте: кемдер балта һәм башка кирәк-ярак китерде, кемдер – кадак, икенчеләр шәхсән үзләре килеп булышты. Әтисе нигезен казышты һәм йорт салуны җитәклә­де, әнисе самавыр кайнатып, өстәл әзерләп, күмәк эшчеләрне сыйлады.
Шушы өйдә ул балалар үстерде, шушы өйдә хатыны Сания белән гомер итте. Еллар
Оглавление
    Авыл читендәге йорт
Авыл читендәге йорт

Авыл читендәге йорт

Әмма документлар буенча ул юк икән...

Авыл читендә каеннар арасыннан чак-чак кына күренеп торган бу йортны күпләр инде оныткан. Кем өчендер ул күптән буш, кирәксез, авария хәлендәге корылма гына, ә кем өчендер – аңа бөтен гомер сыйган. Йортка сузылган сукмак буйлап еллар буе бер кеше генә йөри, ул да булса – Мостафа абый.

Бабайга инде сиксән биш. Ул авылда туып-үскән, шунда ук гомер иткән. Яшь чагында колхозда эшләгән, соңрак – фермада. Мостафа абыйның кулыннан килмәгән эш тә юктыр. Авылдашлары да һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә иде. Ә ул берсүзсез булыша.

Йорт, дигәндә, ул вакытта йорт салу да – бер кеше ерып чыгарлык эш булмаган, шуңа күрә бу күршеләр, хәтта авылдашларның уртак эше булган. Күршеләре, әлбәттә, Мос­тафа абыйга ярдәм итте: кемдер балта һәм башка кирәк-ярак китерде, кемдер – кадак, икенчеләр шәхсән үзләре килеп булышты. Әтисе нигезен казышты һәм йорт салуны җитәклә­де, әнисе самавыр кайнатып, өстәл әзерләп, күмәк эшчеләрне сыйлады.
Шушы өйдә ул балалар үстерде, шушы өйдә хатыны Сания белән гомер итте. Еллар үтте, балалар шәһәргә китте, Сания апа да якты дөньядан китеп барды. Мос­тафа абый йортта үзе генә калды.
Ике ел элек йорт янындагы урманны тамырдан юкка чыгарып, олы трасса салдылар. Аннан көне-төне шаулап машиналар йөри башлады. Тыныч­лыкта тормыш итәргә күнеккән авылдашларга бу вәзгыять ошамады, ләкин алар тавыш-тын чыгармады. Күпләр шундук икенче авылга яки шәһәргә, ә калганнар авылның икенче очына – тынычрак якка күченде. Мостафа абый трассага иң якын яшәүче булып калды.
Көннәрнең берсендә Мостафа абыйның йорты янына таныш булмаган олы машинада бер яшь ханым килеп туктады. Биек үкчәлә­рен җиргә батыра-батыра, бер кочак кәгазь күтәреп, бабайның йорты янына килде. Исәнләшмичә, шундук кәгазьләрен болгап, Мостафа абыйга нидер сөйләргә тотынды.
Абзый аңлаганнардан: “Йортыгызны сүтәргә кирәк...”

– Ничек инде сүтәргә? – диде ул шаккатып. – Мин анда яшим бит...
– Менә бит, документлар... Миндә булган мәгълүмат буенча йортыгыз легаль түгел. Проект кысаларында бу урында бер айдан соң заправка төзелергә тиеш...
Мостафа абый эндәшмәде.

– Сезгә фатир тәкъдим ителәчәк, район үзәгендә... – Ханым үзе дә каушадымы, әллә ашыктымы, никтер сөйләшүе тиз һәм аңлаешсыз, ә тавышы ишетелер-ишетелмәс булды.
Фатир… Мостафа абый күз алдына китерде: дүрт дивар, күршеләрнең тавышы, лифт, бетон идән. Ул анда үзен ничек тояр?
Ханым киткәч, Мостафа абый өйгә керде. Иске өстәл, Сания апа чиккән алъяпкычлар һәм киемнәр, стенадагы фотолар. Менә балалары кечкенә чакта, менә алар мәктәпкә барганда, менә Сания апаның соңгы сурәте...
Ул тәрәзә янына килеп утырды. Бу тәрәзәдән ул гомер буе дөньяга карады. Язын – кар эрегәнен, җәен – болыннарның яшелләнүен, көзен – яфрак коелуын, кышын – ак тынлыкны. Мостафа абый йортның иске диварларын сыйпады.

– Җимерергә диләр... Мин бит аны үз кулларым белән салдым... – Күз яшьләре тамды бабайның. – Иртәгә нәрсә булыр – белмим. Ләкин мин сине ташламая­чакмын...
Икенче көнне авылга техника килде. Сары экскаватор, йөк машинасы нәкъ Мостафа абыйның йорты алдында туктады. Ямь-яшел үлән экскаватор чылбыры астында изелеп җиргә батты. Кешеләр койма артыннан гына күзәтергә, тәрәзәләреннән карарга тотынды.
Мостафа абый әзер иде. Кулында – шушы йортка нигез салган балтасы. Тутыккан, искергән, ләкин ташламаган коралы.

– Мин бу йортны сүттермим, – диде ул тыныч кына. – Кирәк икән – үзем белән бергә җимерегез...
“Кунаклар”ның берсе авыр сулап:

– Абый, аңлагыз инде… Бу йорт – документлар буенча юк.
– Документлар өчен юктыр, – диде Мос­тафа абый. – Ә минем өчен бар.
Авылның төрле очыннан акрын гына авылдашлар җыелды. Кулына балта тотып техникага каршы чыккан Мостафа абый янына басты.
– Бу йортта безнең дә хәтер бар… – дигән тавышлар яңгырады.
Ул көнне эш тукталды. Техникада килгән кешеләр бабайга: “Вакытлыча калсын”, – дип кире кайтып китте. Ләкин Мостафа абый әле дә шул ук йортта яши. Йорты да, бәлки, заманча түгелдер, ләкин анда тормыш бара...

Денис ТАВАЕВ.