Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Башнефть" төзекләндерүгә зур өлеш кертә

Республика Башлыгы социаль челтәрләрдә район үзәкләренең территорияләрен комплекслы яңарту турында хәбәр итте. Районнарда иң алдынгы карарлар кулланыла: мәйданнарны төзекләндерү, аларның функциональлеген арттыру, янәшәдәге зоналарны үстерү, яңа архитектура элементлары урнаштыру каралган.
Шуны билгеләргә кирәк: "Башнефть" Башкортстанның авыл районнарының үзәк мәйданнарын яңартуга кушыла. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, республика "Башнефть" белән хезмәттәшлектә районнарда иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп коруга керешәчәк. Быел ук төзекләндерү эшләре өч муниципалитетка - Аскын, Ярмәкәй һәм Калтасыга кагылачак.
Шулай ук, республиканың "Башнефть" белән партнерлыгы Башкортстанда яшәүчеләр өчен социаль проектлардан алып, авылларны төзекләндерүгә кадәр булган конкрет нәтиҗәләрдә күренә. Компания башкаланың һәм эре шәһәрләрнең генә түгел, район үзәкләренең дә социаль инфраструктурасына республика хакимияте белән хезмәттәшлек итеп акча кертә. Бу хезмәттәшлек компания эшчәнлек алып барган районнард
Оглавление
    "Башнефть" төзекләндерүгә зур өлеш кертә
"Башнефть" төзекләндерүгә зур өлеш кертә

"Башнефть" төзекләндерүгә зур өлеш кертә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстан районнарында иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә. Аскын, Ярмәкәй һәм Калтасыда заманча иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәк.

Республика Башлыгы социаль челтәрләрдә район үзәкләренең территорияләрен комплекслы яңарту турында хәбәр итте. Районнарда иң алдынгы карарлар кулланыла: мәйданнарны төзекләндерү, аларның функциональлеген арттыру, янәшәдәге зоналарны үстерү, яңа архитектура элементлары урнаштыру каралган.

Шуны билгеләргә кирәк: "Башнефть" Башкортстанның авыл районнарының үзәк мәйданнарын яңартуга кушыла. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, республика "Башнефть" белән хезмәттәшлектә районнарда иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп коруга керешәчәк. Быел ук төзекләндерү эшләре өч муниципалитетка - Аскын, Ярмәкәй һәм Калтасыга кагылачак.

Шулай ук, республиканың "Башнефть" белән партнерлыгы Башкортстанда яшәүчеләр өчен социаль проектлардан алып, авылларны төзекләндерүгә кадәр булган конкрет нәтиҗәләрдә күренә. Компания башкаланың һәм эре шәһәрләрнең генә түгел, район үзәкләренең дә социаль инфраструктурасына республика хакимияте белән хезмәттәшлек итеп акча кертә. Бу хезмәттәшлек компания эшчәнлек алып барган районнарда аеруча ачык күренә. Шуның нәтиҗәсендә бөтен төбәктә яңа объектлар барлыкка килә.

Гомумән алганда, соңгы биш елда "Башнефть" җәмгыяте ярдәме белән («Роснефть» составына керә) Башкортстанда күләмле инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылды. Ишембайда Башкортстан нефтен беренче ачучылар мәйданына капиталь ремонт ясалды. Нефтекамада «Октябрь» кинотеатры каршындагы мәйдан үзгәрде, шулай ук 20 километрдан артык заманча җәяүлеләр юлы төзелде, ул бөтен шәһәр аша диярлек уза һәм Николо-Березовка авылына кадәр сузыла.

Уфада һәм шәһәр яны районнарында зур үзгәрешләр: Ленин районында («Нижегородка» бистәсендә) халыкка саф һавада спорт белән шөгыльләнергә һәм яшьләрнең ялын файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирүче стадион төзелде. Башкаланың төньяк өлешендә «Беренче Май» скверы төзекләндерелде һәм Б. Хмельницкий урамы янындагы сквер яңартылды.

Шулай ук, башкалада "Башнефть" ярдәме белән юл челтәрен комплекслы үстерү бара: Максимовка авылында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау халыкның социаль объектларга керүен җиңеләйтте. Нагаево авылында Парад һәм Ватан урамнарын яңарту районны шактый уңайлырак итте.

Финансчы, икътисад фәннәре кандидаты Рөстәм Акбашев «Башнефть» компаниясе белән өч авыл районының үзәк мәйданнарын үзгәртеп кору турындагы килешүнең Башкортстан өчен әһәмиятен бәяләде.

- "Башнефть" җәмгыяте белән хезмәттәшлек контекстында, финанс өлкәсендә белгеч буларак, төбәкнең иң эре салым түләүчесе белән конструктив, ачык әңгәмә алып бару мөмкинлеге минем өчен иң әһәмиятле аспект булып тора. Бер яктан, төбәк бюджетының керем өлеше күп очракта компаниянең финанс иминлегенә бәйле.

Икенче яктан, республика бизнес алып бару өчен кирәкле инфраструктура булдыру өчен җаваплы. Соңгы елларда шәһәребез шактый үзгәрешләр кичерде, бигрәк тә Уфа шәһәре 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә. Шәһәр киңлекләрен төзекләндерү мәсьәләләренә республика хакимияте тарафыннан зур игътибар бирелде, һәм бу максатларга шактый зур бюджет акчалары бүлеп бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: төбәк җитәкчелеге район үзәкләрендә яшәүчеләрнең уңайлы җәмәгать киңлекләренә ихтыяҗын да онытмый. Тормыш сыйфаты республиканың теләсә кайсы почмагында лаеклы булырга тиеш. Киеренке бюджет вәзгыятенә карамастан, авыл районнарын үзгәртеп кору өчен бюджеттан тыш ресурслар җәлеп итү буенча идарә карарлары табылды, - дип билгеләде Рөстәм Акбашев.