Шул чараларның берсендә Иске Янбай авылыннан 37 ел стажлы башлангыч сыйныфлар укытучысы, хезмәт ветераны Нәфисә Ахунова белән таныштык. Нәфисә Әсләм кызы балаларны укырга һәм язарга гына өйрәтеп калмыйча, аларда хезмәткә сөю дә тәрбияли. Хезмәт дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда ул нәниләр өчен кул эшләре буенча осталык дәресләре үткәрә, пенсиягә чыккач, үзен шушы яраткан шөгыльгә багышлау турында хыяллана. Әнисеннән (ул да башлангыч сыйныфларны укыткан) калган тегү машинасы хәзер аңа хезмәт итә. Нәфисә Ахунова иске пәрдәләрдән, майкалардан кечкенә декоратив мендәрләр ясый, аларны поролон белән тутыра. – Кул эшләре мине тынычландыра, хезмәтемнең нәтиҗәләре якыннарыма да шатлык, сөенеч бүләк итә. Үз кулларың белән булдырган матур әйберләрдән ниндидер җылылык сирпелә сыман, – ди ул. Аның оста куллары тудырган күз явын алырлык, сокланып туйгысыз әйберләр – җылылык һәм кайгыртучанлык белән тулы истәлекле бүләкләр. Бу көнне чарада осталар күп иде. Мине Нәфисә ханымның корамалы тегү үр