Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Каен суы сихәт бирә

Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә, 3 атна дәвамында көнгә бер тапкыр булса да бер стакан каен суы эчү язгы хәлсезлек, авитаминоз, арыганлык һәм депрессиядән сизелерлек ярдәм итә. Ә иң яхшысы – көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала куллану. Каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә аны кулланырга киңәш ителми.
Фитотерапия күзлегеннән чыгып караганда, каен суы табигый продуктлар арасында матдәләр алмашуын яхшыртучы иң яхшы чара булып тора. Гади судан аермасы бик зур булмаса да, каен суы ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, чөнки ул тиз әчү үзенчәлегенә ия.
Шулай ук каен суы организм өчен кирәкле шикәрләр, органик кислоталар, ферментлар, кальций, магний, тимер, микроэлементларга бай. Аны авитаминоз, кан, тире, буыннар авырулары, шулай ук ангина, бронхит, үпкә ялкынсынуы һәм башка тын юллары авырулары вакытында кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук ашказаны җәрәхәте, бавыр, уникеилле эчәк, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары һәм венерик чирләрдән дә файдас
Оглавление
     Каен суы сихәт бирә
Каен суы сихәт бирә

Каен суы сихәт бирә

Каен суы – каенның сынган яки киселгән кәүсәсеннән һәм ботакларыннан тамыр басымы ярдәмендә агучы файдалы су.

Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә, 3 атна дәвамында көнгә бер тапкыр булса да бер стакан каен суы эчү язгы хәлсезлек, авитаминоз, арыганлык һәм депрессиядән сизелерлек ярдәм итә. Ә иң яхшысы – көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала куллану. Каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә аны кулланырга киңәш ителми.
Фитотерапия күзлегеннән чыгып караганда, каен суы табигый продуктлар арасында матдәләр алмашуын яхшыртучы иң яхшы чара булып тора. Гади судан аермасы бик зур булмаса да, каен суы ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, чөнки ул тиз әчү үзенчәлегенә ия.
Шулай ук каен суы организм өчен кирәкле шикәрләр, органик кислоталар, ферментлар, кальций, магний, тимер, микроэлементларга бай. Аны авитаминоз, кан, тире, буыннар авырулары, шулай ук ангина, бронхит, үпкә ялкынсынуы һәм башка тын юллары авырулары вакытында кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук ашказаны җәрәхәте, бавыр, уникеилле эчәк, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары һәм венерик чирләрдән дә файдасы бар.