Гомер — бүләк, тормыш — сынау...
Нуриман районында яшәүче Әсма Романова башыннан кичкән авырлыкларны гына түгел, әнисенең язмышын да күз яшьләре аша искә ала
Тормыш тигез юлдан гына тәгәрәмәгәнен, бормалары, чокыр-чакырлары, сынаулары да күп булуын кеше баласы яши-яши аңлый. Бу хәлләргә ничек түзә алдым икән, дигән сораулар соңрак башка килә.
Сабыр, акыллы күршем Әсма Романова турында “Кызыл таң” гәзитен яратып укучылар белән уртаклашасым килә.
Әсма апа Стәрлетамак төзүчеләр училищесын тәмамлагач, юллама белән Нуриман районының Кызыл Яр авылына эшкә җибәрелә. Төзелеш эшләре күпләп җәелдерелгән еллар була ул. Мәктәп, балалар бакчасы, ике катлы йортлар күпләп төзелгән вакыт.
1967 елда Әсма да шул төзелеш коллективында эшли башлый. Эшче яшьләр төрле яклардан килгән була. Бераздан матур-матур гаиләләр кора башлыйлар. Кызыл Яр егете Зенфир да уңган, булган Әсманы күзләп йөри. Озак та үтми никахлашып яши башлыйлар. Әсма – штукатур-буяучы, Зенфир ташчы һөнәре буенча эшли.
Тиздән яшь гаиләне тулыландырып, уллары туа. Ул чорларда декрет ялы 2 ай гына иде. Әсма бала янында булырмын дип, яслегә эшкә урнаша. Пенсия яшенә җиткәнче шушы урында кала. Авылның иң яраткан тәрбиячесе – әнисе булып эшли ул. Авылда, район үзәгендә күпләр хөрмәт итә аны. Бүген дә балалар да, яшьләр дә, яшь әниләр дә, олы яшьтәгеләр дә хәлләрен белешеп, кочак җәеп каршы ала, яхшылыкларын искә алып, матур сүзләре белән куандырып тора.
Алар тормыш иптәше Зенфир абый белән 3 ул, 2 кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Озакламый бу парны куандырып, оныклары үсеп җитә. Тик бергәләшеп картлыкны каршыларга язмый аларга. 45 ел гомер юлы үткәч, Зенфир мәңгелеккә күчә. Озак та үтми кызы Лиана да, 34 яшендә әнисен кайгыга салып, бакыйлыкка күчә. Кайгы ялгызы йөрми диләр, уллары Рөстәм 45 яшендә көтмәгәндә инсульттан вафат була.
Тормыш иптәше, балаларының кайгысы Әсма апага зур сынау булды. Кыска гына вакыт эчендә иң якын кешеләрен югалту, чыннан да, йөрәгенә уңалмас яралар салды.
Кызганычка каршы, үз башына төшкән кайгыны гына түгел, ил иңнәрендәге хәсрәтне дә тоярга туры килде күршемә. Украинада бишенче ел махсус хәрби операция дәвам итә. Күршемнең улы читтә калмады. Сугыш башланып, ярты ел үтүгә, һөнәре буенча фронтның алгы сызыгында кирәкле кеше булып чыкты. Акыл белән аңласаң да, йөрәк башка кануннар белән яши шул. Баласының иминлеге өчен догалар укып, борчылып кына тора ул. Хәрбинең хатыны, ике баласы да аның кайтуын түземсезләнеп көтәләр.
Әсма Хәмидулла кызы Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында туып-үсә. Балачагы туган авылында үрнәкле гаиләдә үтә. Әнисе – Зөләйха Сәлимгәрәй кызы 1915 елда туган. Әтисе – Хәмидулла Шәйдулла улы да 1915 елгы. Егет белән кыз күрше булып үсәләр, бер мәктәптә, бер сыйныфта укыйлар.
Үсеп буй җиткергәч, Зөләйха яратып йөргән егетенә кияүгә чыга. Күрше егете Хәмидулла да өйләнә. Ике күршенең дә кызлары туа. Менә шулай башлана аларның катлаулы тормыш юлы.
Хәмидулла “Урал” колхозында тракторчы булып эшли, Зөләйханың ире дә колхоз эшендә була. Шулай ярыйсы гына яшәгәндә 1941 елда фашистик Германия безнең илгә каршы сугыш башлый. Хәмидулланы беренчеләрдән булып танкистлар полкына алалар. Тиздән Зөләйханың ире дә сугышка китә.
Ирләрен сугышка озаткан хатын-кызларга бик авыр вакытлар башлана. Чәчкән игенне җыеп алып, фронтка озатырга, терлекне карарга, башка колхоз эшләрен дә башкарырга кирәк. Ярый әле яннарында әниләре була, сабыйларны алар тәрбияләшә, хуҗалык эшләре алар иңнәренә төшә. Хатын-кызлар иртә таңнан кичкә кадәр ал-ял белми эшли. Хатлары килсә – бер-берсеннән сөенче алалар, шатлык белән уртаклашалар. Тик “һәлак булган” дигән кара кәгазьләр дә озак көттерми.
Беренче булып Зөләйханың иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Ә 1943 елның җәендә аяусыз алышта танк командиры Хәмидулланың ике кулы да терсәктән өзелгәнлеге, бер күзе күрмәслек булып җәрәхәтләнүе билгеле була. Исән калгансың икән – яшәргә кирәк. Алай гына да түгел, ир кеше буларак, гаиләңә терәк булырга да тиеш син.
Әнисе, хатыны, балалары Хәмидулланы түземсезләнеп көтеп ала. Ә 9 айдан, гаиләне тулыландырып, Маһира кыз бала тудыра.
Тик сынау артыннан сынаулар дәвам итә. Балага 6 ай чагында Маһира тиф авыруыннан вафат була. Менә шулай гарип кенә түгел, ялгыз да калырга туры килә Хәмидуллага.
Зөләйха күршеләрен авыр вакытта ялгыз калдырмый, яңа туган сабыйны караша, гаиләгә ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Шулай ике ялгыз җан бер-берсенә ияләшеп киткәнен сизми дә кала. Чыннан да, авырлыкларны бергәләп күтәрү күпкә җиңелрәк. Ярдәм итәр, таяныр кешең барда тормыш та күпкә матуррак кебек тоела. Бер көнне Хәмидулла әнисе белән киңәшләшә дә, Зөләйхага тәкъдим ясый. Яшь хатын да тормыш йөген берүзе тартудан арыган була. Ул шунда ук ризалык бирә. Шулай итеп олы йөрәкле хатын 3 баланы, ике кулсыз ирне, ике карт ананы үз канаты астына ала. Бу яшь хатынга авыр булып та тоелмый, иң мөһиме ире, балалары гына исән булсын. Тик янә сынау... Бер көнне көтмәгәндә аларның өйләре янып көлгә әверелә. Болай да очын-очка ялгап яшәгән гаиләгә Зөләйханың өенә күченергә туры килә.
Бу хәлләрдән соң озак та үтми, ниһаять, сугыш тәмамлана. Билгеле, сугыштан соң да әле тормыш җиңел булмый. Авырлыкларның күпчелеге Зөләйха иңнәренә төшә. 1946 елда гаиләне тагын да тулыландырып Хаҗинур туа. Әмма гаилә капкасын янә кайгы шакый. Балага 6 ай чагында Зөләйханың да өе яна. Ярый әле күршесе янган йорттан бишеге белән сабыйны алып чыга ала. Бу авырлыкны да сабырлык белән кичерә гаилә. Барлык документлары, әйберләре янып бетсә дә, балаларының исән калуына юана яшь гаилә.
Бераздан Зөләйха белән Хәмидулла янә өй булдырып, тагын 5 балага гомер бирә.
Зөләйха белән Хәмидулла озак еллар бер-берсенә таяныч, тирә-якта үрнәкле гаилә булып яшәде. Балалары да бик акыллы булып үсте, тормышта үз урыннарын тапты. Үрнәкле, зур гаиләдә ике анадан туган 9 бала да дус, тату булып үсте.
– Өй төзегән елларда әтиебезнең тырышлыгын, үҗәтлеген әле булса уйлап сокланам, – ди күршем Әсма. – Тәмәке юк заман. Әти бәрәңге рәтләре арасына тәмәке чәчтерә, шуны җыеп эшкәртәбез дә, әти аны биштәренә тутырып Молотов шәһәренә алып китә. Тәмәкене базарда сата иде ул. Куллары булмагач, гел аркасына асып йөри иде. Шуннан ук өйгә кирәк-яракны алып кайта. Шулай безне – балаларын куандыра иде.
Тормыш көйләнә башлагач әтигә беренче группа инвалидлык бирделәр һәм аны Карлыман шикәр заводы шефлыкка алды. Транспорт юк, без – балалар 7 километр араны җәяү барабыз. Ул вакытта абыем белән 7-8 яшьләрдәбез. Без дә киптерелгән сөт, печенье-кәнфит, ипине аркага асып өйгә кайтабыз. Авырлыкларда чыныгып үстек. Гаиләдәге татулык, әнинең сабырлыгы, тырышлыгы безгә үрнәк булгандыр.
Бәхеткә, бүген барыбыз да исән. Әти-әни рухына Коръән табыннары үткәреп торабыз. Балаларыбызга, оныкларыбызга герой картәти, картәниләре турында еш сөйлибез. Дөньялар тынычланып, ул буын күргән авырлыкларны безгә күрсәтмә, дип көн саен Аллаһтан сорыйбыз, – дип сүзен тәмамлады күршем.
Бу язмамда ана белән кыз язмышын сурәтләдем. Чыннан да, адәм баласы башыннан ниләр генә үтми. Гомер көзе җиткәндә чал чәчләрне күреп, үткәннәр искә төшә. Әмма ничек кенә булмасын, бу тормышның матур яклары да күп. Киләчәк тә якты булсын.
Зөлфирә Шәрәфетдинова.
Нуриман районы.