Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров эшен Мәскәүдә, башка вазыйфада дәвам итәчәк. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. “Без сезгә 19 ел нәтиҗәле җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.
Ул аны “Башкортстан Республикасының Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләде. Экс-министр республика җитәкчелегенә күрсәткән ышаныч һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрының беренче урынбасары итеп Константин Климин билгеләнде. Республика Башлыгы указы белән югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжы директоры Игорь Нуйкин Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, әлеге колледж Русиянең иң яхшы урта һөнәри белем бирү учреждениесе дип танылды. Элегрәк ул “Профессионалитет” федераль проекты конкурсында җиңгән иде. Бүленгән акчага корпусларның бе