Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Әни үлгән көнне тудылар"

"Дуслар, быел яз матур килде. Ә 2020 елның бу көне бик суык иде. Нәкъ шушы көнне әниемне югалттым. Ә беләсезме нәрсә кызык: нәкъ менә әни китеп барган көнне Сәид белән Сәлман туды. Аллаһы Тәгалә берәүне үз янына ала, ә берәүне бирә, – дип истәлекләргә бирелгән җырчы. – Әнинең каберенә кайтып килергә булдык. Әниемә роза чәчәкләре алдым. Мин әнигә үз гомеремдә бер генә мәртәбә чәчәкләр бүләк иттем, анысы да ул авырып, дәваханәдә ятканда.
Авылга кайтышлый Сәид белән Сәлманга да бүләкләр алдым. Игезәкләргә бертөсле бүләкләр алырга кирәк. Энекәшләрем минем өчен бик кадерле. Мин ышанам, алар бик зур, акыллы егетләр булып үсеп җитәрләр. Сез дә балалар турында һәрвакытта да сорашып торасыз. Бик зур рәхмәт", – дигән ул язылучыларына.
Оглавление
    "Әни үлгән көнне тудылар"
"Әни үлгән көнне тудылар"

"Әни үлгән көнне тудылар"

Җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булуга 6 ел. Артист якын кешесенең каберенә кайткан.