менә дигән ысул. 📚 Бу шулай ук аларга үзләренең белем дәрәҗәсен бәяләргә һәм мәктәпне тәмамлаганнан бирле белем бирү стандартларының ни дәрәҗәдә үзгәрүен күрергә ярдәм итә. 📚 Имтиханнарны уздыру пункты булган гимназиягә БДИ тапшырырга 26 әти-әни килгән иде. Алар да чын имтихан шартларын үтәп, “металлэзләгеч” аша уздылар. Һәр катнашучыга имтихан материаллары таратылып, бланкларны тутыру буенча инструктаж үткәрелде. 📚 Педагог-психологлар Миләүшә Хәбибуллина һәм Варвара Әхмәтҗанова имтиханнарның һәр укучы өчен зур стресс булуын, бу чорда әти-әниләрнең хисси халәте балаларга да зур тәэсир ясавын, балага тәнкыйтьче түгел, терәк-таяныч булу мөһимлеген билгеләп уздылар. Язма + фотолар - САЙТЫБЫЗДА 👈
📚 Ата-аналарның БДИ тапшыруы – имтиханнарга әзерләгәндә һәм тапшырганда балаларының нинди кыенлыклар белән очрашуын яхшырак аңлау өчен
3 дня назад3 дня назад
~1 мин