Агымдагы елның 18 апрелендә Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» акциясе узачак.
Чара урыс телен белү дәрәҗәсен объектив бәяләргә һәм күләмле белем бирү хәрәкәтенең бер өлеше булырга теләгән мәктәп укучыларын, студентларны, педагогларны, бизнес вәкилләрен һәм төбәкнең барлык халкын берләштерәчәк.
Акциядә катнашу өчен рәсми сайтта, шулай ук төбәк мәгълүмат порталлары һәм мәдәният учреждениеләре аша теркәлергә мөмкин.
Рәсми сайтта офлайн- форматта катнашу өчен үзеңә яраклы мәйданчык сайларга мөмкин. “Тоталь диктант " акциясе 18 апрельдә Уфа вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.
«Тоталь диктант» та онлайн-форматта да катнашырга мөмкин. 18 апрельдә көн дәвамында теләге булган һәркем сайтка кереп, онлайн-форматта индивидуаль диктант яза ала. Мәйданчыклар Уфада гына түгел, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Бөре, Мәләвез, Ишембай, Туймазы һәм башка эре муниципаль берәмлекләрдә дә ачылачак.
Беренче "Тоталь диктант" 2004 е