Кызыл Байракта балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Китап туган көне” чарасы узды. Чара башында яшь кунаклар китаплар бәйрәменең барлыкка килү тарихы һәм быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгының Россия халыклары бердәмлеге елына багышлануы турында белделәр. Аннары залда әкият геройлары Буратино һәм Мальвина пәйда булды, алар балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм китаплар дөньясына - әдәби геройлар җанлана һәм могҗизалар була торган тылсымлы дөньяга мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар Тылсым атмосферасына чумдылар. Тылсымлы сүзләр яңгырады: "Крекс, фекс, пекс!"- һәм залда Әкият пәйдә булды. "Халык яраткан әкиятләр" китап күргәзмәсе янында балалар яраткан әкиятләре белән рәхәтләнеп уртаклаштылар. Әкиятләр - иң яхшы дуслар һәм алыштыргысыз тәрбиячеләр, алар яхшылыкка өйрәтәләр һәм үз көчләренә ышанырга ярдәм итәләр, күпмилләтле илебез халыкларының мәдәниятен, үзенчәлеген аңларга һәм үзләрен шул мәдәниятнең бе