Хөкүмәт вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов Айдар Шәяхмәтовны Башкортстан Башлыгы каршындагы СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында тәкъдим итте.
Айдар Шәяхмәтов фронттан күптән түгел генә кайткан. Алгы сызыкта ул «Шаман» кушаматы астында Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның хәрби-сәяси эш буенча рота командиры урынбасары булып хезмәт иткән.