Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

🌙Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Саба мөхтәсибәте оештырган районкүләм бәйгедә 50ләп бала катнашты. Дини конкурста күрше Кукмара районыннан, Казан шәһәреннән килүчеләр дә бар иде. Балалар яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр, араларында Коръәннән ике җүзне яттан белүчеләр дә бар иде. Нәтиҗәдә үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булып Ралина Ханнанова, Сафия Камолова, Аишә Камолова, Муса Гафаров, Разат Яруллин, Әмир Газизов танылды. Il, lll, lV урыннарны алучылар да бүләкләнде. Бер бала да бүләксез, татлы күчтәнәчсез калмады. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов барлык катнашучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә, әти-әниләргә рәхмәтен белдерде,киләсе бәйгеләргә тагын да ныграк әзерләнеп, белемнәрен арттырып килүләрен теләде.

🌙Бүген Саба җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Саба мөхтәсибәте оештырган районкүләм бәйгедә 50ләп бала катнашты. Дини конкурста күрше Кукмара районыннан, Казан шәһәреннән килүчеләр дә бар иде. Балалар яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр, араларында Коръәннән ике җүзне яттан белүчеләр дә бар иде. Нәтиҗәдә үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булып Ралина Ханнанова, Сафия Камолова, Аишә Камолова, Муса Гафаров, Разат Яруллин, Әмир Газизов танылды. Il, lll, lV урыннарны алучылар да бүләкләнде. Бер бала да бүләксез, татлы күчтәнәчсез калмады. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов барлык катнашучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә, әти-әниләргә рәхмәтен белдерде,киләсе бәйгеләргә тагын да ныграк әзерләнеп, белемнәрен арттырып килүләрен теләде.

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8
-9
-10