🪨 Быел һөнәри бәйрәм 60 нчы тапкыр уза. Республика Экология һәм табигый ресурслар министры Азат Зиганшин тармак хезмәткәрләрен котлады. Ул геологлар, геофизиклар, геодезистлар һәм башка белгечләрнең хезмәте төбәк икътисады өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Татарстанның табигый байлыкларын ачу һәм өйрәнү – нәкъ менә аларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ветераннарга – хөрмәт, яшь белгечләргә – уңышлар!