Фермерлык – зур көч, тырышлык таләп итүче авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Шул ук вакытта аны ялгызың гына башкарып чыгып булмый, эшләрен уңышлы алып баручы фермерлар бу йөкне, башлыча, гаиләсе белән бергә тарта. “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы да – шуның уңышлы мисалы. Гайса Сәгыйдуллин һәр эшне балалары белән киңәшләшеп, аларның ярдәме белән алып бара. Төпчек улы Эмиль дә – хуҗалык эшләрендә фермерның ышанычлы терәге.
Эмиль әтисенең тырышып эшләвен кечкенәдән күреп, үзе дә аның янында бөтерелеп үсә. Мәктәптә укыган чорда да буш вакытын хуҗалыктагы эшләрне башкаруга, әтисенә ярдәм итүгә багышлый. “Әтисеннән күргән – ук юнган” дигәндәй, техника белән мавыгуы аннан күчкән һәм кечкенә вакытта бөреләнгән бу шөгыле аңа бүгенге тормышта зур файда китерә. Хәзер инде 22 яшьлек егет теләсә-нинди техниканы иярләү генә түгел, аны төзәтеп сафка бастыра ала.
Урындагы мәктәпнең 10нчы сыйныфыннан соң электрчы белгечлеген үзләштерә. 18 яше тулу белән армия сафларына алына. Хәрби хезмәте Карелиядә П