Бүген Уфа - Ырынбур (Стәрлетамак районы) автоюлының 135нче чакрымында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне тоташ тикшерә.
Рейдларда Башкортстан Республикасы буенча юл-патруль хезмәте аерым махсуслаштырылган батальоны экипажлары да җәлеп ителгән. Төп максаты - аварияләрне кисәтү һәм тупас хокук бозуларга юл куймау: алар - исерек килеш, хокуксыз яисә аннан мәхрүм ителгәннән соң машина йөртүчеләр, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучылар.
Үткәрелүче чараларны аңлап кабул итегез. Алар республика юлларында сезнең һәм якыннарыгызның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Фото: Башинформ