»🪗 🌾Зәй районының 🏤Сәвәләй авылы мәдәният йортында кызлар, көн саен бергә җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка 🪢челтәрләре үрәләр. Бу авыр, әмма бик мөһим эшне башкарганда, аларның кәефен күтәрү өчен мәдәният йортының аккомпаниаторы Владимир Кашаев үзенең талантын куллана. «Күптән түгел Владимир Кашаев волонтер кызларыбызга матур җырлар башкарды. Аның җырлары мәдәният йортына җылылык һәм бәйрәм атмосферасы өстәде. Башкарылган җырлар хатын-кызларның күңелләренә тирән тәэсир итеп, аларның мөһим хезмәтләренә аерым бер дәрт өстәде», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.