Исәпләнгән штрафларның гомум суммасы 4,7 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы журналисты белән әңгәмәдә Башкортстан Дәүләт автоинспекция идарәсенең юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы полиция полковнигы Артур Чыңгызов хәбәр итте. - Артур Иркинович, хокук бозуларны теркәү һәм карарлар чыгару системасы ничек төзелгән? -Фотофиксация камералары, без аларны «тимер» дип атыйбыз, бу гади фотоаппаратлар түгел, ә катгый тикшерү һәм сертификация уза торган катлаулы җайланмалар. Камералар хокук бозуларны терки һәм сакланган каналлар буенча мәгълүматны серверга җибәрә. Аннары мәгълүматны "Пәрәвез" махсус федераль программасы эшкәртә - ул автомобильләрнең номерларын таный. Шуннан соң хезмәткәрләр хаталарны булдырмас өчен программа эшен яңадан тикшерә, бигрәк тә катлаулы һава шартларында. Шуннан соң штраф турында карар рәсмиләштерелә. Белдерүләр «Госуслуги» порталы аша яисә гади почта аша таратыла. Әгәр хат 7 көн