Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🚜 Авыл хуҗалыгы техникасы – игътибар үзәгендә

! Әңгәмәдәшебез – “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов. Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Бу чорда иң мөһиме – техника төзеклеге һәм куркынычсызлык. 🔧 Районда бүген 2674 берәмлек техника исәптә. Узган ел аларның 73%ы техник карау узган (республика буенча – 70%). 🌾 Авыл хуҗалыгы техникасы буенча күрсәткечләр дә начар түгел – 85% (республика – 87%). Кайбер хуҗалыклар барлык техникаларын тулысынча әзерләгән. 🏡 Шәхси хуҗалыкларда 1458 берәмлек техника бар, ләкин нибары 60%ы гына техник карау узган. Бу – җитди проблема. ⚠️ Документсыз, караусыз техника – зур куркыныч! Узган ел республикада тракторлар катнашында 24 юл-транспорт һәлакәте булган, 14 кеше һәлак булган. ❗ Аеруча игътибар: Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар чаналары белән бәйле фаҗигаләр ешайды. 📅 Мөһим сроклар: — 10 апрельгә кадәр – чәчү техникасы әзер булырга тиеш — 20 майга кадәр – азык әзерләү техникасы — 10 июльгә кадәр – комбайннар

🚜 Авыл хуҗалыгы техникасы – игътибар үзәгендә!

Әңгәмәдәшебез – “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Бу чорда иң мөһиме – техника төзеклеге һәм куркынычсызлык.

🔧 Районда бүген 2674 берәмлек техника исәптә. Узган ел аларның 73%ы техник карау узган (республика буенча – 70%).

🌾 Авыл хуҗалыгы техникасы буенча күрсәткечләр дә начар түгел – 85% (республика – 87%). Кайбер хуҗалыклар барлык техникаларын тулысынча әзерләгән.

🏡 Шәхси хуҗалыкларда 1458 берәмлек техника бар, ләкин нибары 60%ы гына техник карау узган. Бу – җитди проблема.

⚠️ Документсыз, караусыз техника – зур куркыныч!

Узган ел республикада тракторлар катнашында 24 юл-транспорт һәлакәте булган, 14 кеше һәлак булган.

❗ Аеруча игътибар:

Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар чаналары белән бәйле фаҗигаләр ешайды.

📅 Мөһим сроклар:

— 10 апрельгә кадәр – чәчү техникасы әзер булырга тиеш

— 20 майга кадәр – азык әзерләү техникасы

— 10 июльгә кадәр – комбайннар