Ул иркен агач йортта яши, ә тәрәзә артында - яшелчә бакчасы, аның чын горурлыгы. Заманында Галимә апа бакча эшләрен бик яратып башкарган, өч мең төп помидор гына утырткан ул. Матюшино помидорлары һәрвакыт районның бренды булды. Аның хезмәттә үткән елларында тулы бер буын тарихы чагыла: Галимә апа Макылда туып үскән, Яңа Болгарга кияүгә чыккан, соңыннан гаиләсе белән Матюшино авылына күченгән. Балачагы сугыш елларына туры килә аның, ун яшендә эшли башлый. Хәзерге көндә Галимә апа ялгызы яши, ләкин аның янында ярдәмчесе, булышчысы бар: аңа социаль хезмәткәр Рәисә Даутова һәрдаим ярдәм итеп тора. Галимә апаны олуг юбилее белән Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алина Матвеева котлап, изге теләкләрен җиткерделәр һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырдылар. Галимә апа котлау хатын кат-кат укып чыкты, мөгаен, бу мизгелләрдә аның шатлыклары, хезмәтләре һәм сынаулары белән бөтен тормышы күз алдына үтеп киткәндер. Кадерле