Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе А.Әхмәтшин, Россельхозцентр оешмасы вәкиле Д.Миңнуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Д.Сибгатуллин катнашты. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре язгы кыр эшләрен башкаруның эш планнары, атап әйткәндә: машина-трактор паркының әзерлеге, бөртекле культуралар орлыкларын әзерләү, механизаторлар белән комплектлау, минераль ашламалар һәм техник культуралар орлыклары сатып алу буенча тыңланды . Җитәкчеләр һәм белгечләр алдына авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне һәм агрегатлауны төгәлләү, хезмәткә түләү бәяләрен яңадан карау, күчмә ремонт звеноларын механикалаштыру, кайнар ризык, махсус эш киемнәре белән тәэмин итү бурычы куелды. Моннан тыш, язгы кыр эшләре вакытында механизаторларны матди стимуллаштыру шартлары, техника куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү каралды. Механизаторларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Әхмәтшин авыл хуҗалыгы т