Традиция буенча, шәһәрнең матур спорт бәйрәмендә Уфа мәктәпләре укучылары һәм студентлар, шулай ук спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар катнашачак.
Эстафета башкалабызның Җиңү паркы төбәгендә түбәндәге схема буенча узачак: Комаров - М. Пинский - Боҗра - Беренче Май - Комаров урамнары.
Бәйге 8 этаптан тора. Маршрутның озынлыгы - 250 метрдан 500 метрга кадәр. Старт - Комаров урамында, финиш - Җиңү паркы мәйданында.
Әлеге эстафета хакында тулы мәгълүматны https://mgazeta.com/news/sport/2026-04-14/legendarnaya-estafeta-pobedy-molodezhnoy-gazety-sostoitsya-6-maya-4651305 сылтамасы аша кереп белергә була.
Фото: mgazeta.com