Финал сериясенең дүртенче матчында кызларыбыз командасы Мәскәү өлкәсеннән «Торнадо» хоккей клубын 1:0 исәбе белән җиңде.
Спортчыларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов шәхсән үзе котлады.
- Сезне, барыннан да элек, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау - минем өчен зур мәртәбә. Без сезнең белән горурланабыз. Ышанам, бу җиңү соңгысы булмас, - диде Руслан Хәбибов.
Бүген "Агыйдел" командасы - җиде тапкыр Русия чемпионы, алты тапкыр Хатын-кызлар хоккей лигасы Кубогы иясе.
Фото: Спорт министры