Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Бала тудырырга мунчага алып киттеләр"

Исәнмесез! Элек бит авылларда "кендек әбиләре" була иде. Аларның сөйләгәннәрен тыңлап шаккаткан чаклар да булды. Бала туу, чыннан да, бер могҗизадыр инде ул. Бу хәлне миңа апам сөйләгән иде, ә аңа - кендек әбисе. "Бервакыт төнлә бала тудыруда ярдәм итәргә дип мине кыңгыраулы атлар белән алырга килделәр. Бер бай хатынына икән. Алып керделәр мунчага, малай туды. Бөтен эшләрне бетергәч, чәй эчәргә дип кысташа башладылар. Өстәлдә нинди генә ризык юк, төрледән-төрле җимешләр, җиләкләр, кәнфитләр, хөрмәләр. Әй ашарга кыстыйлар инде мине, чәй ясап бирделәр. Шулвакыт әтәч кычкырып җибәрде, күземне ачсам - бер иске генә мунчада утырам икән. Өстәл ләүкә булып чыкты, азык-төлек дигәнем - ат, сыер, кәҗә тизәкләре, ә чәй сыер сидеге. Ни булганын үзем дә аңламадым", - дигән ул.
Оглавление
    "Бала тудырырга мунчага алып киттеләр"
"Бала тудырырга мунчага алып киттеләр"

"Бала тудырырга мунчага алып киттеләр"

"Ни булганын үзем дә аңламадым".

Исәнмесез! Элек бит авылларда "кендек әбиләре" була иде. Аларның сөйләгәннәрен тыңлап шаккаткан чаклар да булды. Бала туу, чыннан да, бер могҗизадыр инде ул.

Бу хәлне миңа апам сөйләгән иде, ә аңа - кендек әбисе.

"Бервакыт төнлә бала тудыруда ярдәм итәргә дип мине кыңгыраулы атлар белән алырга килделәр. Бер бай хатынына икән. Алып керделәр мунчага, малай туды. Бөтен эшләрне бетергәч, чәй эчәргә дип кысташа башладылар. Өстәлдә нинди генә ризык юк, төрледән-төрле җимешләр, җиләкләр, кәнфитләр, хөрмәләр. Әй ашарга кыстыйлар инде мине, чәй ясап бирделәр. Шулвакыт әтәч кычкырып җибәрде, күземне ачсам - бер иске генә мунчада утырам икән. Өстәл ләүкә булып чыкты, азык-төлек дигәнем - ат, сыер, кәҗә тизәкләре, ә чәй сыер сидеге. Ни булганын үзем дә аңламадым", - дигән ул.