Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Илнең 78 төбәгеннән укучыларны көтәбез!

15-20 апрельдә Башкортстан география буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларны кабул итәчәк. Башкортстан данын 10 укучы — төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар яклаячак.
— Бөтенрусия укучылар олимпиадасы — ул ярыш кына түгел, ә үзеңне күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Җиңүче яки призер дипломы илнең әйдәп баручы югары уку йортларына имтиханнарсыз укырга керергә ишекләрен ача һәм Русия җыелмасы составында халыкара җиңүләргә адым була ала. Балаларга кыюлык, үҗәтлек һәм илһам телим, – диде Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Интеллектуаль ярышны Русия Мәгариф министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында үткәрә. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты илнең 78 төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 270тән артык финалда катнашучы укучыларны көтә.
Укучылар өч тур сынау: теоретик, практик һәм тест үтәчәк. Этапның мәдәни п
Оглавление
    Илнең 78 төбәгеннән укучыларны көтәбез!
Илнең 78 төбәгеннән укучыларны көтәбез!

Илнең 78 төбәгеннән укучыларны көтәбез!

Республикада география буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

15-20 апрельдә Башкортстан география буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларны кабул итәчәк. Башкортстан данын 10 укучы — төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар яклаячак.
— Бөтенрусия укучылар олимпиадасы — ул ярыш кына түгел, ә үзеңне күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Җиңүче яки призер дипломы илнең әйдәп баручы югары уку йортларына имтиханнарсыз укырга керергә ишекләрен ача һәм Русия җыелмасы составында халыкара җиңүләргә адым була ала. Балаларга кыюлык, үҗәтлек һәм илһам телим, – диде Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Интеллектуаль ярышны Русия Мәгариф министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында үткәрә. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты илнең 78 төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 270тән артык финалда катнашучы укучыларны көтә.
Укучылар өч тур сынау: теоретик, практик һәм тест үтәчәк. Этапның мәдәни программасында Рус география җәмгыяте лекториесе, Уфаның истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр, Башкортстан Республикасының Милли һәм Р.Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының археология һәм этнография музейлары белән танышу каралган.
Йомгаклау этабын ачу тантанасы 15 апрельдә узачак. Җиңүчеләр һәм призерлар исемнәре 20 апрельдә йомгаклау этабын ябу тантанасында игълан ителәчәк.
Ел саен Бөтенрусия укучылар олимпиадасында илнең барлык төбәкләреннән 7 миллионга якын укучы катнаша. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары дипломнары дүрт ел гамәлдә була һәм алар Русиянең әйдәп баручы югары уку йортларына имтиханнан башка тиешле профиль буенча укырга керү хокукы бирә. Агымдагы уку елында олимпиаданың төбәк этабында катнашучылар саны 185 меңнән артып китте.

Фото: pravitelstvorb.ru