Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Җирне яратырга, кешеләрне кадерләргә кирәк!”

Авыл хуҗалыгында очраклы кешеләр булмый. Бу тармакта хезмәт салучыларның һәр көне – җир белән сөйләшү, табигать белән килешү, кешеләр өчен җаваплылык тоеп эшләү. Бакалы районының Мирзаит авылында урнашкан “Мирзаит” җәмгыяте директоры Рәфис Хурамшин – әнә шундый һөнәренә тугры, гомерен җиргә багышлаган җитәкчеләрнең берсе. Рәфис Фазыл улы 1966 елның 1 гыйнварында Бакалы районының Габдрахман авылында туа. Хезмәт юлын тракторчы-машинист булып башлап, бүгенге көндә уңышлы эшләүче хуҗалык җитәкчесе ул. Аның тормыш юлы – авыл кешесе өчен үрнәк: уку, армия хезмәте, заводта эшләү, колхозда бригадир булу һәм, ниһаять, 2001 елдан башлап “Мирзаит” җәмгыятен җитәкләү.
Аның җитәкчелегендә хуҗалык районда алдынгы предприятие­ләрнең берсенә әверелә. Биредә эшләр вакытында һәм сыйфатлы башкарыла: техниканы ремонтлау да, чәчү дә, урып-җыю да, кышлату да төгәл оештырыла.
– Авыл хуҗалыгында вак-төяк эш юк. Һәр деталь мөһим: вакытында чәчсәң дә, вакытында җыеп алмыйсың икән, уңыш югала. Шуңа күрә һәр эшне
Оглавление
    “Җирне яратырга, кешеләрне кадерләргә кирәк!”
“Җирне яратырга, кешеләрне кадерләргә кирәк!”

“Җирне яратырга, кешеләрне кадерләргә кирәк!”

Боларны төп эш принцибы итеп алган Рәфис Хурамшин җитәкчелегендәге хуҗалык елдан-ел югарырак уңышлар яулый

Авыл хуҗалыгында очраклы кешеләр булмый. Бу тармакта хезмәт салучыларның һәр көне – җир белән сөйләшү, табигать белән килешү, кешеләр өчен җаваплылык тоеп эшләү. Бакалы районының Мирзаит авылында урнашкан “Мирзаит” җәмгыяте директоры Рәфис Хурамшин – әнә шундый һөнәренә тугры, гомерен җиргә багышлаган җитәкчеләрнең берсе.

Рәфис Фазыл улы 1966 елның 1 гыйнварында Бакалы районының Габдрахман авылында туа. Хезмәт юлын тракторчы-машинист булып башлап, бүгенге көндә уңышлы эшләүче хуҗалык җитәкчесе ул. Аның тормыш юлы – авыл кешесе өчен үрнәк: уку, армия хезмәте, заводта эшләү, колхозда бригадир булу һәм, ниһаять, 2001 елдан башлап “Мирзаит” җәмгыятен җитәкләү.
Аның җитәкчелегендә хуҗалык районда алдынгы предприятие­ләрнең берсенә әверелә. Биредә эшләр вакытында һәм сыйфатлы башкарыла: техниканы ремонтлау да, чәчү дә, урып-җыю да, кышлату да төгәл оештырыла.
– Авыл хуҗалыгында вак-төяк эш юк. Һәр деталь мөһим: вакытында чәчсәң дә, вакытында җыеп алмыйсың икән, уңыш югала. Шуңа күрә һәр эшне төгәллек белән башкарабыз, – ди Рәфис Хурамшин.
Бүгенге көндә хуҗалыкта язгы кыр эшләренә актив әзерлек бара. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы җентекләп тикшерелә, ремонтлана.
– Техника – безнең төп ярдәм­чебез. Яз көне һәр сәгать кадерле, шуңа күрә без барлык кирәк-яракны алдан ук әзерләп куябыз, – ди җитәкче.
Соңгы елларда “Мирзаит” хуҗа­лыгында терлекчелек тармагы тотрыклы үсештә. Мөгезле эре терлек саны 332 баш тәшкил итә. Савым сыерлары 100 баш дәрәҗәсендә саклана.
Сөт җитештерү күләме елдан-ел арта: 2023 елда 4078 центнер сөт савып алынган булса, 2025 елда ул 4690 центнерга җиткән.
– Эшләсәң, эш карышмый. Сигез ел элек “Мирзаит” хуҗалыгында эш барлыгын белгәч, гаиләбез белән бирегә күченеп килдек һәм ялгышмадык, эш шартлары бик ошый, – ди районның иң яхшы савучысы булып танылган Ирина Саврасова.
Игенчелек тармагында да хуҗалык яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 2023 елда 19160 центнер ашлык үстереп алынса, 2025 елда бу сан 24852 центнерга җиткән. Уртача гектар куәте – 24,9 центнер.
– Җирне алдап булмый. Аңа күпме көч салсаң, шулкадәр кайтара, – ди Рәфис Фазыл улы.
Рәфис Хурамшин югары сыйфатлы орлыкка аерым игътибар бирә. Соңгы елларда хуҗалыкта 43 тоннадан артык элита орлык, 60 тоннадан артык минераль ашлама сатып алынган.
2026 ел уңышына җитәрлек күләмдә кондицияле орлык запасы тупланган, чәчү тулысынча сыйфатлы орлык белән башкарылачак. 2025-26 елгы кышлату чорына бер шартлы баш малга 35 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән.
Хуҗалыкта матди-техник базаны ныгытуга зур әһәмият бирелә. Соңгы елларда гына да авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен 10 миллион 277 мең сумнан артык акча тотынылган, ашлык саклау складлары реконструкцияләнә.
– Заманча техникасыз алга барып булмый. Без һәрвакыт яңарышка омтылабыз, – ди Рәфис Хурамшин.
Терлекчелектә заманча алымнар кулланыла: токымны яхшырту, фәнни нигездә төзелгән тукландыру рационы, тиешле тәрбия.
Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясе өчен дәүләт ярдәме дә ала. 2024 елда субсидияләр күләме 1 миллион 454 мең сум булса, 2025 елда 3 миллион 959 мең сумга җиткән. Хуҗалыкның финанс-икътисади хәле тотрыклы, хезмәт хакы буенча бурычлар юк.
– Иң зур байлык – ул кешеләр. Коллектив нык булса гына, хуҗалык үсә. Җитәкче кеше иң элек тыңлый белергә тиеш. Аңлашып эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була, – ди Рәфис Фазыл улы.
Җитәкче буларак кына түгел, җәмәгать эшлеклесе буларак та актив ул: авыл советы депутаты, авыл халкы арасында абруй казанган шәхес. Озак еллар нәтиҗәле хезмәт иткән өчен Рәфис Хурамшин күп тапкырлар мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, ә 2020 елда аңа “Башкортстан Республика­сының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.
– Безнең бурыч – җирне саклау, аны тагын да уңдырышлырак итеп, киләсе буынга тапшыру, – ди ул.
“Мирзаит” хуҗалыгы бүген язгы кыр эшләрен башларга тора. Техника – төзек, орлык – сыйфатлы, кешеләр – эшкә рухланып тора.
Җиргә тугрылык, хезмәткә ихтирам, кешеләргә игътибар – Рәфис Хурамшин эшчәнлегенең төп асылы әнә шулар. Мондый җитәкчеләр бул­ганда авыл хуҗалыгының киләчәге ышанычлы кулларда дип әйтергә ныклы нигез бар. Кырларда игеннәр мул булып шытып чыксын, хезмәтегез һәрчак югары нәтиҗәләр белән сөендерсен.