Бу көннәрдә М. Гәрәев исемендәге кооперативта һәм “Урожай” токымчылык заводы” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне тукландыруга һәм тырматуга керештеләр. Басуларда техника гөрли, механизаторлар иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр эшли. “Печәнлек мәйданнарына ашлама кертүне башлап җибәрдек. Техника заманча, уңайлы. Көненә 300-400 гектарны эшкәртәбез. Бу эшләр тәмамлангач, тырмалауга чыгачакбыз, аннары арыш чәчүгә төшәчәкбез, – ди “Урожай” җәмгыяте механизаторы Айдар Бикчурин.
Белгечләр фикеренчә, быелгы чәчү кампаниясе үзенчәлекле булачак. Язгы дымны саклап калу – төп бурыч. Шуңа күрә чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә үткәрү максаты куелган.
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев билгеләп үтүенчә, быел чәчү структурасына да үзгәрешләр кертелә. Бодай һәм арпа мәйданнары бераз кими. Аның каравы, көнбагыш, соя һәм рапс кебек ихтыяҗ зур булган культуралар мәйданнары киңәйтелә. Орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган.
Язгы кыр эшләренә Илеш районы ныклы әзерлек белән ке