Агымдагы елның 13-16 апрелендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада уза.
Анда Русиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 укучы һәм студент ана теле буенча белемнәрен сыный. Болар — муниципаль, республика һәм төбәк этабында җиңү яулаган 8-11нче сыйныф укучылары, Интернет-тест һәм дистанцион әңгәмәне уңышлы үткән югары уку йортлары студентлары.
Әлеге бәйгедә Башкортстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.
Быел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим итәчәк.
Кичә,13 апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданы тантаналы ачу чарасы үтте. Төп конкурс сынаулары «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында уза.
Олимпиада 16 апрельдә Туган тел форумы белән тәмамланачак.