Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Балаларыбыз заманча мәктәпләрдә укырга тиеш!”

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгарифтә –күтәрелеш” VIII мәктәп белеме форумында катнашты. Төбәк җитәкчесе пленар утырышта чыгыш ясады, шулай ук педагогия хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Мәгълүм булуынча, әлеге форум Башкортстан Башлыгы башлангычы белән башкалада 2019 елдан башлап үтә. Ул мәгариф системасын үс­терү­нең өстенлекле юнә­леш­ләрен билгели һәм ел саен үз мәйданчыгына министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар, иҗтимагый бер­ләш­мәләр җитәк­челәрен, шулай ук укытучыларны, мәктәп психологларын һәм тәрбия буенча урынбасарларны җыя. Быел форумда 600дән артык кеше катнашты.
Башкортстан Башлыгы пленар утырыштагы чыгышында тармак үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Сыйфатлы белем бирүнең мөһим өлеше – заманча инфраструктура булдыру. Уку йортлары төзү һәм ремонтлау, шулай ук аларны заманча җиһазлар белән тулыландыру турында сүз бара.
– Безнең балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш.
Оглавление
    “Балаларыбыз заманча мәктәпләрдә укырга тиеш!”
“Балаларыбыз заманча мәктәпләрдә укырга тиеш!”

“Балаларыбыз заманча мәктәпләрдә укырга тиеш!”

Уфада VIII мәктәп белеме форумы үтте.

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгарифтә –күтәрелеш” VIII мәктәп белеме форумында катнашты. Төбәк җитәкчесе пленар утырышта чыгыш ясады, шулай ук педагогия хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Мәгълүм булуынча, әлеге форум Башкортстан Башлыгы башлангычы белән башкалада 2019 елдан башлап үтә. Ул мәгариф системасын үс­терү­нең өстенлекле юнә­леш­ләрен билгели һәм ел саен үз мәйданчыгына министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар, иҗтимагый бер­ләш­мәләр җитәк­челәрен, шулай ук укытучыларны, мәктәп психологларын һәм тәрбия буенча урынбасарларны җыя. Быел форумда 600дән артык кеше катнашты.
Башкортстан Башлыгы пленар утырыштагы чыгышында тармак үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Сыйфатлы белем бирүнең мөһим өлеше – заманча инфраструктура булдыру. Уку йортлары төзү һәм ремонтлау, шулай ук аларны заманча җиһазлар белән тулыландыру турында сүз бара.
– Безнең балалар заманча учреждениеләрдә укырга тиеш. Быел гына без дүрт яңа мәктәп төзедек һәм тагын бишесен ачарга планлаштырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, капиталь ремонт ясау уку йортларын сыйфатлы яңарту мөмкин­леге бирә, без бу эш белән дә актив шөгыльләнәбез. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне, колледжларны тәртипкә китерәбез.
Матди-техник базаны камилләштерү яшь буын­ның әзерлек нәтиҗә­ләрендә турыдан-туры чагыла. Мәсәлән, Башкортстан “Сириус”та химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында – җиңүчеләр саны буенча лидерлар өчлегенә һәм мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча иң яхшы 5 төбәк исемлегенә керде.
– Мине укучылары­бызның уңыш­лары илһам­ландыра. Бу елдан-ел яхшыра баручы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗә­ләре дә, катнашучылар саны буенча илдә өченче урында торучы көчле олимпиада хәрәкәте дә, – диде Радий Хәбиров.
Арытаба Радий Хәбиров педагогларга ярдәм чараларын киңәй­түгә тукталды. Узган елдан авыл мәктәп­ләренең иң яхшы директорларына 690 мең сум күләмендә грантлар түләнә башлады. Моннан тыш, ел саен 1000 укытучы шифаханә-курортта ташламалы дәвалану мөмкинлеге ала.
Мәгариф системасын үстерүнең перспектив юнәлешләре исәбендә – тармакны санлаштыру һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү. Төбәк җитәкчесе бу мәсьәлә буенча “юл картасы”н төзергә кушты.
Чара ахырында Башкортстан Башлыгы педагоглар эшенең абруен күтәрүгә комплекслы караш таләп ителүен билгеләде. Матди ярдәм турында гына түгел, ә барыннан да элек укытучы хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, мәктәпләрдә уңайлы эш шартлары булдыру турында сүз бара.
Радий Хәбиров, шулай ук, укытучылар өчен заманча киңлекләр булдыру һәм педагогларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәл­телгән өстәмә карарлар кирәклеген билгеләде.
Моннан тыш, республика Башлыгы яшьләр белән эшләүгә махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итүнең мөһим­леген ассызыклады.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе форумның мәгариф үсеше­нең стратегик мәсь­әләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булуын билгеләде.
– Бу еллар эчендә биш көн укуга күчүдән һәм полилингваль белем бирүне үстерүдән алып укытучыларга ярдәм итүгә, мәктәп туклануын яхшыртуга һәм буллинг белән көрәшкә кадәр күп кенә карарлар кабул иттек, – диде Радий Хәбиров. – Һәм бу нәтиҗәләр бирә. Безнең яшьләр БДИны уңышлы тапшыра, бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулый. Республика көчле төбәккә әверелә, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербургка җитди көндәш була барабыз. Бу шулай булырга тиеш тә.

Фото: glavarb.ru