Котлыйбыз! Интервьюдан өзек: "Чордашларым кебек үк, минем язмышым да балачактан ук музыка белән бәйле булды. Мин музыкаль гаиләдә үстем. Яшь вакытында әти үзенә гармун сатып алырга хыялланган булган. Эшли башлагач, хыялын тормышка ашырган: беренче хезмәт хакына авылдашыннан гармун сатып алган. Мин кечкенә булганда ук, бездә Вена гармуны һәм баян бар иде. Әти, гармунның мөмкинлекләре чикле булуын аңлап, мине баянда уйнарга мәҗбүр итте. Шуңа күрә мин дә яшьтән үк әти белән бергәләп, ул – гармунда, мин баянда уйнап үстем. Саба урта мәктәбендәге бөтен музыкаль чараларда баянчы буларак чыгыш ясап кына калмыйм, ә яшьтәшләремә аккомпаниатор буларак ярдәм итә идем. Аңларга була, ул вакытта музыка мәктәбе юк иде, шуңа да баянчылар да әлләни күп булмады. Бишенче сыйныфка баргач кына музыка мәктәбен ачтылар. Кыскасы, әти-әнинең музыкага мәхәббәте һәм мәктәп елларында ук алган тәҗрибә аркасында мин баянчы булып киттем".
🎉 Бүген якташыбыз, баянчы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдиновның туган көне
15 апреля15 апр
~1 мин