🌷 Юбилярны район башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев тәбрикләде. 📃 Бибишәмсүнә апа 1936 елда Тимершык сигезьеллык мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала. Сугыш елларында Үрнәк совхозында укый, көче җиткәнчә төрле эшләрдә катнаша - урак ура, ат җигә. Җиңүне шунда каршылый. Сугыш беткәч 2 ел комбайн ярдәмчесе була. 📃 Мингәр авылының Мидхәт исемле егете белән 1951 елда гаилә коралар. Бергә 59 ел гомер кичерәләр, 5 балалары туа. Бүгенге көндә 2 баласы исән-сау. 📃 2010 елда тормыш иптәше Мидхәт абый вафат була. Бүгенге көндә 6 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Бибишәмсүнә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп Миңгәр авылында гомер кичерә.
🌷 Райондашыбыз Бибишәмсүнә Вагыйз кызы үзенең олы юбилеен – 98 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте
2 дня назад2 дня назад
~1 мин