Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы узачак

Апрельдә Уфада 8нче тапкыр "Мәгарифтә күтәрелеш!» форумы узачак.
Форум 2019 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ел саен үткәрелә торган вакыйгага әйләнде. Ул укытучылар, мәктәп директорлары, ата-аналар һәм хакимият вәкилләре өчен төп дискуссия мәйданчыгы булып хезмәт итә.
Монда республиканың мәктәп системасына сизелерлек үзгәрешләр тикшерелә һәм кертелә. Элек уздырылган форумнарда мөһим карарлар кабул ителде: биш көнлек укыту режимына күчү, авыл мәктәпләрендә эшләүче яшь педагогларга грантлар бирү, билингваль һәм полилингваль белем бирү системасын үстерү, бердәм тәрбия пространствосы булдыру («тематик шимбәләр»), диетик туклануга мохтаҗ балаларны тукландыруны оештыру, стоматология кабинетлары һәм республика белем бирү сыйфатын бәяләү үзәге ачу һәм башка мәсьәләләр хәл ителде. Динар Кәлимуллин фотосы.
Оглавление
    Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы узачак
Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы узачак

Уфада “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумы узачак

Мәктәп форумы быел сигезенче тапкыр оештырыла.

Апрельдә Уфада 8нче тапкыр "Мәгарифтә күтәрелеш!» форумы узачак.

Форум 2019 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ел саен үткәрелә торган вакыйгага әйләнде. Ул укытучылар, мәктәп директорлары, ата-аналар һәм хакимият вәкилләре өчен төп дискуссия мәйданчыгы булып хезмәт итә.

Монда республиканың мәктәп системасына сизелерлек үзгәрешләр тикшерелә һәм кертелә. Элек уздырылган форумнарда мөһим карарлар кабул ителде: биш көнлек укыту режимына күчү, авыл мәктәпләрендә эшләүче яшь педагогларга грантлар бирү, билингваль һәм полилингваль белем бирү системасын үстерү, бердәм тәрбия пространствосы булдыру («тематик шимбәләр»), диетик туклануга мохтаҗ балаларны тукландыруны оештыру, стоматология кабинетлары һәм республика белем бирү сыйфатын бәяләү үзәге ачу һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.

Динар Кәлимуллин фотосы.