Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Чираттагы сынау

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА2. (Ахыры.) Директорның күңеле урынында түгел, күрәсең. Сораулары гел бер тирәдә:– Рәфизә Камаловна, интервью җавапларын карап чыктыгызмы?– Рәфизә Камаловна, яхшылап әзерләнегез инде, акцент-мазар, ялгыш сүзләр булмасын! Күтәренке күңел белән, ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк, тиешле интонацияне куегыз инде! Директорның күңеле урынында түгел, күрәсең. Сораулары гел бер тирәдә:
– Рәфизә Камаловна, интервью җавапларын карап чыктыгызмы?
– Рәфизә Камаловна, яхшылап әзерләнегез инде, акцент-мазар, ялгыш сүзләр булмасын! Күтәренке күңел белән, ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк, тиешле интонацияне куегыз инде!
– Ни, Рәфизә Камаловна, карагыз аны, ни... без самодеятельности!
– Кабинет тәртиптәме? Татар язучыларының портретларын алып бетергән идегезме? Тукайны да алдыгызмы? Точно алдыгызмы? Күршеләр хәленә калмыйк!
И, ул мескен күршеләр, гыйбрәт итеп сөйләргә бер мисал булдылар инде.
Берничә ел элек, яңа мәктәпләрен ачкач, башкорт теле кабинеты татар теленнекеннән мәйданы б

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА2. (Ахыры.) Директорның күңеле урынында түгел, күрәсең. Сораулары гел бер тирәдә:– Рәфизә Камаловна, интервью җавапларын карап чыктыгызмы?– Рәфизә Камаловна, яхшылап әзерләнегез инде, акцент-мазар, ялгыш сүзләр булмасын! Күтәренке күңел белән, ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк, тиешле интонацияне куегыз инде!

Директорның күңеле урынында түгел, күрәсең. Сораулары гел бер тирәдә:
– Рәфизә Камаловна, интервью җавапларын карап чыктыгызмы?
– Рәфизә Камаловна, яхшылап әзерләнегез инде, акцент-мазар, ялгыш сүзләр булмасын! Күтәренке күңел белән, ышандырырлык итеп сөйләргә кирәк, тиешле интонацияне куегыз инде!
– Ни, Рәфизә Камаловна, карагыз аны, ни... без самодеятельности!
– Кабинет тәртиптәме? Татар язучыларының портретларын алып бетергән идегезме? Тукайны да алдыгызмы? Точно алдыгызмы? Күршеләр хәленә калмыйк!
И, ул мескен күршеләр, гыйбрәт итеп сөйләргә бер мисал булдылар инде.
Берничә ел элек, яңа мәктәпләрен ачкач, башкорт теле кабинеты татар теленнекеннән мәйданы буенча бераз кайтыш булган өчен, шул көнне үк, директорларын эшеннән алып, коллективларын пыран-заран китергәннәр иде.
– Ни... Камаловна, без эмоций, яме!
Тамчы тама-тама таш тишә, дигәндәй, директорның дулкынлануы Рәфизәгә дә күчкәндәй булды. Иртәгә тикшерү икәнен онытып торганда нинди рәхәт иде. Авырга да күрми ул интервью дигәннәрен. Ничек бар, шулай сөйләр. Эше турындадыр инде сораулары да. Яратып эшләде, әле дә яратып эшли. Тел фәннәрен укыту да ошый аңа! Татар теле ни, башкорт теле ни, әдәпкә, тормышка өйрәтә бит икесе дә. Әмма директорның кабинеттагы татар теленә кагылышлы материалларны алып, ишек төбенә өеп куюы үзәген өзде аның. Нигә шул кадәр вакланырга?! Тукай портретын гына ала алмаган, шуңа пошына әнә. Рәфизә дә кагылмады аңа. Торсын. Башкортка ят Тукай түгел әле. Аның өчен башыннан сыйпамаслар, билгеле... Бик гади нәрсәләр дә аңлашылмый башласа, димәк, сәясәт килеп кысылган. Гамәлләрнең башында ул торса, бәрәкәт бетә, кыйммәтләр алышына, эшнең тәме китә. Әткәсе белеп әйткән, нинди һөнәр сайласагыз да, акча, сәясәт белән бәйлесен сайламагыз, безнең нәселгә килешмиләр, дип. Аңламады, аңламый, аңлый да алмас инде ул сәясәт хәлләрен. Тик әле бу турыда уйлыйсы, борчыласы килми иде. Әле аның якын дусты белән сөйләшеп утырасы килә! Яшьлек хатирәләренә чумасы, шул вакыт кичерешләре белән яшәп аласы килә!
– Шул ярыштан соң Геннадий Дмитриевич тулай торакка кадәр озата кайткан иде безне, - дип, хатирәләрнең очын очка ялгап алып китте ул, – дипломатның да дипломаты булган да инде!
– Әйе, беҙ, ҡыҙып китеп, инфак ҡыҙын "фашист" тип ысҡындырғас, был йүләрҙәр берәй ярамаған эш эшләп ташламаһындар, тигәндер инде.
– Кем белсен инде ул кызның чынлап нимес миләттеннән булуын. Башкортстанда нимесләр яшидер дип уема да кергәне юк иде. Чит телләр факультетыннан булган өчен генә ычкынган иде ул сүз.
Тренерлары юл буе кызларга милләт ара татулык турында сөйләп кайтты ул чакны. Бигрәк тә «фашист» дип әйтүләренә ачуланды. «Милләт фашист була алмый, – диде ул. – Һәр милләтнең үз фашисты, үз даһие була. Сез – булачак укытучылар, төрле милләт балалары белән, төрле милләттән булган коллективларда эшләргә туры килер. Бервакытта да, бернинди сүз, гамәл белән дә кешенең милләтенә кагылмагыз, бу – иң нечкә хисләр, аларга кагылырга ярамый!»
И-и, Митрич, Геннадий Дмитриевич, дөньядагы бөтен урыслар да синең кебек булса иде ул!
Тренерлары белән бәйле хатирәләре дә бик күп иде аларның...
Юк, бер булмагач, булмый икән, хатирәләрне тагын өзәргә мәҗбүр булдылар – бар көченә зыңгылдап өй телефоны шылтырый башлады. Кинәтлегеннән каушадымы, бер басасы урынга ике басып, тавышын көчәйтеп куйды Рәфизә. Инде сөйләшүләре Рәфисәгә дә ап-ачык ишетелеп тора. Күрше авылның математика укытучысы булып чыкты ул. Элек гел аралашып, тәҗрибә уртаклашып, яңалыклары белән бүлешеп эшлиләр иде.
– Я, ничек, сөннәтләделәрме әле? – дип башлады ул сүзен. Рәфисә дәшми торгач, көлеп куйды. –«Телегезне кисеп» киттеләрме әле, димен.
– Хәерле кич, сез икән әле бу, ничек хәлләрегез? – дигән булды Рәфизә, сүзнең нәрсә турында барганын чамалап. Дусты алдында бу темага сөйләшәсе килми иде аның.
– Тикшерү диюләре тәк кенә, күз буяу, укытучының котын алыр өчен генә! Чынында, халык исәбе алу алдыннан «эшкәртеп» йөрүләре! – трубканың теге башындагы аның соравын әллә ишетте, әллә юк, үзенекен дәвам итте. – Авызыңа микрофон китереп терәгәч, каршыңа видеокамера белән килеп баскач, зомбига әйләнәсең, баш эшләүдән туктый, күрәсең! «Беҙ Йылан ырыуы башҡорттары, төньяк-көнбайыш диалектында һөйләшәбеҙ», – дип сөйләп тор инде! Башкорт теле укытучысын әйтәм. Ичмасам, сөйләме ни башкортча, ни татарча түгел! Ул бер хәл, директорныкын ишетсәгез, тәгәрәп көләр идегез! Болай барса, чынлап торып башкортны да, татарны да телсезгә әйләндерәләр болар! Ата-бабалар каргышыннан да курыкмыйлар! Соң, уйлап карагыз, Камаловна, бер тел икенче телнең диалекты була аламыни! Әй, ярый әле математика укытам! Сезгә аптырыйм – татар теле бер хәл инде, ә башкорт теле укытырга башыгыз эшләгән чакта күчтегезме, Рәфизә Камаловна, әллә «ычкынган» чагыгыз идеме? Сезгә кайсы ыруныкы дип әйтергә куштылар? Йылан? Йәлдәк? Әзерләп биргән җавапларын ятладыгызмы? – Тыныч табигатьле, һәр сүзен үлчәп кенә, тиярен генә әйтеп сөйли торган коллегасын танырлык түгел иде, ул ярсыганнан-ярсыды. Рәфизә, гаҗизләнеп, бер телефонга, бер ахирәтенә карап торды да телефонын сүндереп куйды.
Коллегасы сөйләгәннәр аңа яңалык иде! Шулкадәр дә беркатлы булуына үзе дә аптырады. Ярар, башкорт телен укытсын да ди, тик аның татарлыгы кемгә комачау итә икән соң? Менә инде аңлады директорның нигә шулкадәр борчылуын. Нәрсә булса да яшерәсе, ялганлыйсы, нәрсәне дә булса булганыннан яхшырак күрсәтәсе килгәндә, кемгәдер ярарга тырышканда, шулай каушата, күңелдән тынычлык кача.
– Һин?! Башҡорт теле уҡытаһың? Ниңә?! – Бер кулына Мөхәммәт Мәһдиевнең, икенчесенә Әнгам Атнабаевның китапларын тоткан Рәфисә дустына шаккатып карап тора иде.
– Ниңә тип ни, – Рәфизә, үзе дә сизмәстән, дустына кушылып, башкортчага күчеп китте, – шулай килеп чыкты инде.
Ул үзен ахирәте алдында нигәдер гаепле тойды. Тынып калдылар. Араларында ниндидер киеренкелек барлыкка килгәндәй булды.
– «Чыкты» түгел, «сыҡты»! – Рәфисәнең күзләрендә шаян чаткылар уйнады. – Яңылыштың, стаканга бер тин аҡса һалаһың инде!
Студент чакларында икесе уйлап тапкан уен иде бу. Һәр айның беренче атнасында, бер көн икесе дә башкортча, бер көн гел татарча гына сөйләшәләр иде. Кем сүзләрдә хата җибәрә, тәрәзә төбендә торган пыяла стаканга бер тиен акча сала. Ахырда, шул җыелган тиеннәрен, «монысы шул сүз өчен», «быныһы был һүҙ өсөн», дип, көлә-көлә саныйлар да, йә бер стакан томат согы алып эчәләр, йә бер туңдырма алып, икегә бүлеп ашап куялар. Рәфисәнең әле шуны искә төшерүе иде. Икәүләшеп тагын көлешеп алдылар. Тик көлүләрендә ниндидер үзгәреш бар иде ахирәтләрнең...
Уку елы башында ук килергә тиеш иде бу тикшерү. Коронавирус аркасындамы, җанисәп кичектерелү сәбәплеме, булмый калды. «Ике начарлыкның хәерлерәге булды бугай», – дип уйлап куйган иде Рәфизә Камаловна ул чагында. Шулай уйларлык иде шул! Утыз биш ел математика укытып, инде эштән туктарга ниятләп йөргән җиреннән татар һәм башкорт телләре укытучысы «ясап» куйдылар аннан. Телләре ят булмаса да, һәр предметның укыту үзенчәлекләре бар бит, аешына төшенми торып, ничек ачык дәрес бирмәк кирәк! Кайберәүләр кебек, дәресне спектакль әзерләгәндәй әзерләп күрсәтә белмәде инде ул. Җитмәсә, татар теле дәресләре өч классны берләштереп үткәрелә, монда «спектакль» дә ярдәм итмәс.
«Сез көчле математик кына түгел, иҗат белән дә шөгыльләнәсез, татар-башкорт әдипләре белән якыннан аралашып яшәгән кешеләрнең берсе, күп укыйсыз, сездән дә кулай кеше юк», - дип аңлатты мәктәп директоры үзенең бу карарын. Моның салпы якка салам кыстыру гына икәнен аңлый иде Рәфизә. Моңа кадәр башкорт телен укыткан кыз, әнә, Мостай Кәримне Марат Кәримнән аера белмәде. Укытты! Читтән торып институтын да бетерде, дөресрәге, бетерттеләр. Өч ел мәктәптә эшләү вакытында югары категориягә дә үтте, төрле рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләренә, хәтта «Башкортстанның мәгариф отличнигы» билгесенә дә ия булып өлгерде.
Директорны да аңларга була. Мәктәп тугыз еллык кына булып калгач, дәресләр саны сизелерлек кыскарды. Әлегә кадәр дәресләрдән азат булган җитәкчеләргә дә унсигез сәгать укыту тиеш булып чыкты. Житәкчелек өчен акча бик аз, бала санына бәрабәр генә түләнә икән. Директор да, завуч та, Рәфизә кебек үк, физика-математика факультетында укыган кешеләр. Аларга да дөнья көтәргә, балаларын үстерергә кирәк. Рәфизәнең исә ике кызы югары гыйлем алдылар, кияүдә. Бөтенләй генә эштән китсә дә булыр иде, тик менә төпчегенең укуын бетерәсе бар. Ире коронавирус белән бик каты авырып, чак үлемнән калды. Әле бер, әле икенче җирендә чир калкып кына тора. Болай да тазалыкка туймый иде. Җитмәсә, пенсия яше дә ераклашты. Барысын да уйлады да ризалашты Рәфизә Камаловна.
Менә шулай тел укытучысы булып китте ул.
Җиң сызганып «яңа эшенә» чумды. Укулар башланганчы, август ахырында ук, кабинетын үзе теләгәнчә җиһазлап куйды. Ишеккә каршы стенага, Габдулла Тукай тирәләп, татар әдипләренең портретларын тезде. Әхсән Баян, Роберт Миңнуллиннар белән янәшә Марат Кәбировныкын куйды. Кабинетка кергән саен якташлары каршы алып тора, нинди рәхәт! Түр стенадан башкорт әдипләре урын алды. Иң уртада Зәйнәп Биишева. Бәләкәй чакта аның китапларын, әнкәсе утны сүндергәч, юрган астында фонарь яндырып укыды. Төн буе төшендә Емеш, Йәнеш, Бибеш, Иштуганнар белән уйнап, аларны юатып, яки нәрсәләрдәндер коткарып чыга иде.
Арттагы шкафларны ике телдә нәшерләнгән китап, журналлар белән тутырды. Бер киштәсенә райондашларының иҗат җимешләреннән күргәзмә эшләде. Керү белән сул якта, стенага кертелеп эшләнгән кием шкафының ишеген пыялага алыштырды да, бер ягына татар һәм башкорт костюмнарын элде, икенче ягына балаларның милли колорит белән эшләгән кул эшләрен урнаштырды. Балалар да бик яраттылар кабинетны. Үзе дә бик канәгать иде.
Район мәгариф бүлегеннән тикшерүгә әзерлекне карарга килгән методист ханыма гына ошамады. Ошамады гына түгел, бөтен коллектив алдында Рәфизә Камаловнаны утлы табага бастырды ул.
– Каян чыккан яңа закон бу – татар белән башкортны бер кабинетка тутыру! Оныттыгызмы күрше авыл мәктәбен! Мәктәбегезне бөтенләй ябып куюларын телисезме?!
И, мескен күршеләр...
И, мескен авыл укытучылары, «бетерәбез» дип куркытып, ничек кенә боргаламыйлар сезне.
Менә шунда беренче тапкыр йөрәген үкенеч өтеп алды. Эшеннән китәсе генә булган икән. Эшләде. Рәхәтләнеп, тәмен табып, эшенең нәтиҗәләрен күрә-күрә эшләде. Укучылары республика күләмендә олимпиадаларда катнашып җиңүләргә иреште, БДИ нәтиҗәләре буенча югары баллар туплап, илнең кайсы гына уку йортларына кермәделәр! Вакытында китә белү дә кирәк... Һәр заманның үз укытучысы...
Болай, балаң яшендәге, әле мәктәптә бер көн дә эшләп карамаган «методист»лардан тиргәлеп, очсызланып йөргәнче, китәргә кирәк...
Мәктәп элеккечә түгел инде. Информацион технологияләре бер яктан җиңеллек китерсә дә, икенче яктан, кирәкмәгән эшләр белән күмеп ташлады укытучыны. Балалар белән рәхәтләнеп эшлисе урынга, кәгазь тутырып отчет биреп утыру – аның өчен түгел. «Выслуга»сы бар. Мал-туар асрыйлар әле. Ачка үлмәсләр. Кызы степендия алып укый. Апалары да ярдәм итеп торалар. Шөкер итсәң, булганы җитә. Китәргә...
Шулай уйлап бетергән иде, тик башта директорлары, аннан тагын берничә укытучы, теге яман вирусны эләктереп, түшәккә егылдылар. Шундый чакта ничек ташлап китәсең инде, ике тәртәгә берьюлы җигелде – математикасын да, татар телен дә укытырга туры килде.
Боларны сөйләгәч, күңеле бушап, җиңеләеп калгандай булды Рәфизә. Рәфисә аңлар әле аны... Аңласа, ул гына аңлар...
Ашыкты, кунып тормады ахирәте, иртәгә район үзәгендә эшләре бар икәнен әйтеп, ничектер, кабаланыбрак, бик тиз генә җыенды да, төн дип тормый, юлга чыгып китте. Тагын кочаклашып, аркаларыннан сөешеп аерылыштылар.
–Табыштык, инде югалтышмыйк, юлны белдең, килеп йөр! – Рәфизәнең күзләре яшьләнде.
– «Таяк һиндә» – һинең сират! Бына адрес, телефон номеры. Бына электрон почта адресым. Кәрәк булыуы бар. – Рәфисәнең дә тавышы калтырабрак чыкты. – Күстәнәстәреңә, китаптарға рәхмәт.
Табыштылар, инде югалтышмаслар. Интернет заманы, җиңеллекләр заманы бит, аралашып торырлар. Дөньяда бар икәнлекләрен белешеп кенә торсалар да ниди бәхет! Ахирәте борылышта күздән югалганчы карап калды Рәфизә.
Иртәгә мәктәпләренә киләсе тикшерүчеләр арасында Рәфисә дә булачагын белми иде әле ул.
Иртәгесе көн ничек булыр?...
Дуслыкларына чираттагы сынауны ничек үтәрләр?...