Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Башкортстан илһамландыручы төбәк булырга тиеш!"

- Андрей Назаров чыгышында тормышыбызның төрле якларын ачып салды. Шөкер, күп юнәлештә үсеш саклана. Бөтен тормышыбыз иң зур бурычка - СВОга ярдәм итүгә багышланган. Бу шулай булырга тиеш тә. Ләкин фронтка җиңел булсын өчен Башкортстан үз икътисадын да үстерергә бурычлы. Монда актив икътисади тормыш булырга тиеш.
Республикабыз башка төбәкләргә үрнәк булырлык. Спортны гына алсак та, былтыр аны үстерү буенча иң яхшы төбәк булып танылдык. Спорт белән республикада яшәүче кешеләрнең яртысы актив шөгыльләнә, дисәк тә арттыру булмас. Бик күп спорт объектлары эшләп килә, яңалары төзелә. Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге, Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм башкалар. Аларда шөгыльләнергә чит төбәкләрдән дә киләләр. Әйтик, балалары Уфаның 108нче мәктәбендә укучы берничә гаилә фәкать аларны безнең спорт объектларына йөртү өчен республикага күчеп килгән. Тагы да "Авыл тренеры" программасы гамәлдә. Бу авыл балаларын спортка җәлеп итүнең бер юлы булды.
Башкортстанда эчке туризм актив үс
Оглавление
     "Башкортстан илһамландыручы төбәк булырга тиеш!"
"Башкортстан илһамландыручы төбәк булырга тиеш!"

"Башкортстан илһамландыручы төбәк булырга тиеш!"

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайда Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәтнең еллык отчеты белән чыгыш ясады. Шушы уңайдан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Вәлиевның фикерләрен белештек.

- Андрей Назаров чыгышында тормышыбызның төрле якларын ачып салды. Шөкер, күп юнәлештә үсеш саклана. Бөтен тормышыбыз иң зур бурычка - СВОга ярдәм итүгә багышланган. Бу шулай булырга тиеш тә. Ләкин фронтка җиңел булсын өчен Башкортстан үз икътисадын да үстерергә бурычлы. Монда актив икътисади тормыш булырга тиеш.

Республикабыз башка төбәкләргә үрнәк булырлык. Спортны гына алсак та, былтыр аны үстерү буенча иң яхшы төбәк булып танылдык. Спорт белән республикада яшәүче кешеләрнең яртысы актив шөгыльләнә, дисәк тә арттыру булмас. Бик күп спорт объектлары эшләп килә, яңалары төзелә. Өлфәт Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге, Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм башкалар. Аларда шөгыльләнергә чит төбәкләрдән дә киләләр. Әйтик, балалары Уфаның 108нче мәктәбендә укучы берничә гаилә фәкать аларны безнең спорт объектларына йөртү өчен республикага күчеп килгән. Тагы да "Авыл тренеры" программасы гамәлдә. Бу авыл балаларын спортка җәлеп итүнең бер юлы булды.

Башкортстанда эчке туризм актив үсешә. Бу - инфрастурктура булдыру, истәлекле урыннарны төзекләндерү дигән сүз. Кешеләргә тукталырга, тамак ялгарга, ял итәргә урыннар булдыру зарур. Төбәк җәлеп итеп торсын өчен хозур урыннарны тәртипкә китерү мөһим. Безгә шушы төбәктә яшәвебез белән горуланырга кирәк. Көньяк Урал - ул зур спортзал, дип юкка әйтмиләр. Бездә йөрер, карар урыннар бик күп.

Бездә бик күп төрле мәдәни чаралар үтә. Былтыр "Ай-Йола" төркеме тырышлыгы белән "Урал-батыр"ның даны еракларга таралды. Башкортстан, аның мәдәнияте белән танышырга теләүчеләр саны артты. Бездә үтүче "Китап-Байрам", Сабантуйлар, башка чаралар да республикабызның данын тарата, инвесторларны җәлеп итә. Гомумән, республикабызның яшәр өчен, эшләр өчен шартлар булдырылган төбәк дигән даны таралсын иде. Безгә читләрне дә, яшьләрне дә җәлеп итәргә, үзебезнекеләрне дә, әйтик, Себердән, кире кайтарырга кирәк. Башкортстан илһамландыручы төбәк булырга тиеш, - диде Шамил Вәлиев.