Казанда «Мирас» спорткомплексында махсус урта һөнәри уку йортлары арасында гандбол буенча студентлар лигасының ярышлары булды. Яңа спорт төре булуга карамастан, Арча педагогия көллиятенең җыелма командасы 3 нче призлы урынны яулады. Көллият данын түбәндәге студентлар яклады: Кадыйров Данил, Багавиев Марат, Сәүбанов Камил, Шигабиев Илсаф, Әхмәтҗанов Азат, Хәсәнов Динар, Һидиятуллин Әлфис, Маркелов Ранель, Әхәтов Рәмис, Сибгатуллин Булат, Сафин Азат, Сөләйманов Ислам, Мөхәмәтҗанов Альмир, Романов Роман, Канафиев Данис. Команданы ярышка Зарипов Рөстәм әзерләде. Физик тәрбия җитәкчесе Сәгыйтов Зиннур.