Очрашуда 200дән артык кеше — җиңүчеләр, призёрлар катнашты. Радий Хәбиров республикада һөнәри белем бирү өлкәсендә зур уңышлар булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, Башкортстан командасы ил төбәкләре арасында иң көчле унлыкка керә. 2025 елда республика вәкилләре 42 медаль яулаган, шуларның тугызы — алтын. — Яшьләрнең һөнәри үсешенә зур игътибар бирәбез. Быел «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында 30 меңнән артык кеше катнаша. Бу яшьләрнең практик күнекмәләр алырга омтылуын күрсәтә, — диде республика җитәкчесе. Ул шулай ук соңгы елларда колледжларны яңарту һәм модернизацияләү эшләре алып барылуын ассызыклады. Соңгы дүрт елда 32 бина ремонтланган, «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында 19 мәгариф кластеры булдырылган. Очрашу барышында студентлар республика Башлыгына сораулар бирде. Аерым алганда, чемпионатның ярыш форматы турында фикер алыштылар. — Үсеш өчен көндәшлектән дә яхшырак механизм юк. Ярышлар кешенең мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, — дип билгеләде Радий Хәбиров.