Үзем күрдем тузганын. Белми калдым, сизми калдым Яшь гомеремнең узганын. Олы юлның тузанында Калды минем эзләрем; Кайда икән яшьлегем, дип, Шул юллардан эзләдем. Арча педагогика көллиятендә укыткан атаклы Әлифбачы Сәләй ага Вәгыйзовның яраткан җыры. Сәләй аганың тормыш иптәше Рәмзия Вәлитованың 29 мартта туган көне. 1914 елгы ул. Тууына 112 ел. Шул уңайдан Әлифба музеенда шушы очрашуны оештырган "Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев гармунда үзе уйнап үзе җырлады. Аңа кушылып очрашуга килгән кунаклар да җырлады. 1960 елда Арча педагогия училищесына укырга кергән һәм бер төркемдә укыган, һәм Сәләй ага белән Рәмзия апаның укучылары - 80 яшьлек студентлар. Дулкынландыргыч мизгелләр...