Ботка пешкәнче, Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова кунакларны халык бәйрәменең тарихы, традицияләре һәм йолалары белән таныштырды. Бәйрәм белән котларга Шүрәле, Су анасы, Убырлы карчык - әкият геройлары килде. Каргалар кайтты, алар яз алып килделәр. Яз чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм бар халыкка тыныч күк йөзе, сәламәтлек теләде. Балалар әйлән-бәйлән, төрле халык уеннарын уйнадылар. Рәхәтләнеп уеннар уйнаганнан соң балалар карга боткасы ашадылар, кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар. Бәйрәмнең максаты балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән таныштыру иде. Балалар һәм кунаклар бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралдылар.