Төбәк Башлыгы 2025 елда республика Хөкүмәтенең эшен югары бәяләде. Журналистлар белән очрашуда ул ассызыклавынча, 2025 ел чыннан да бик катлаулы булды. Шуңа карамастан, шактый нәтиҗәле эш башкарылды. Башкортстан Башлыгы Хөкүмәт эшенең нәтиҗәләрен шәрехләп, киңкүләм мәгълүмат чаралары игътибарын берничә күрсәткечкә юнәлтте. Беренче чиратта, тулай төбәк продукты үсешенә.
"Бездә үсеш темплары югары, бу бик мөһим. Бу нәкъ менә икътисад торышының база күрсәткече", - диде республика җитәкчесе.
Икенче мөһим күрсәткеч - инвестицияләр динамикасы. Республика соңгы җиде ел дәвамында "инвестицияләр үсешен тәэмин итә", бу бүгенге чынбарлыкта бик җиңел түгел.
"Өченчесе - бюджетны арттыру. Ул бездә үсә. Бу да мөһим күрсәткеч. Бездә бюджетның дефицитлы булуы сезне борчымасын, чөнки, күргәнебезчә, чыгымнар да билгеле сәбәпләр аркасында бездә шактый җитди үсә. Шулай да без монда билгеле бер балансны саклыйбыз», — дип белдерде Радий Хәбиров.
Аның фикеренчә, бу өч төп күрсә